Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Айлык игълан ителде

Игеннәрне урып-җыю чорында һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү вакытында еш кына җитәкчеләрнең, белгечләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә производствода куркынычсызлык таләпләре һәм хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуга юл куела.

Шуның нәтиҗәсендә бәхетсезлек очраклары килеп чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге травмалар алалар, үлем белән тәмамлану очраклары да юк түгел. Аның сәбәпләре булып производствода хезмәт шартларының канәгатьләнмәслек оештырылуы һәм технологик процессларның бозылуы, эш башкаручыларны куркынычсыз хезмәт алымнарына өйрәтмәү, кырларда кыска вакытлы ял итү өчен махсус җиһазландырылган урыннарның булдырылмавы һәм хезмәт дисциплинасының сакланмавы тора.

Урып-җыю чорында хезмәткәрләрнең, механизаторларның сәламәтлекләрен һәм тормышларын кайгыртып, бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатында агымдагы елның 12 июленнән "Производство эшләрендә куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлүе турында" айлык игълан ителде. Шуңа күрә дә районда быелгы уракны хәвеф-хәтәрсез үткәрү буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында махсус комиссия төзелде.

Реклама

Айлык барышында, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, тикшерүләр оештырып, бөртекле ашлык суктыру комбайннарының һәм башка техниканың төзек-легенә, аеруча яктырту приборлары, әйләнмә җайланмалар һәм механизмнар өстендә махсус томалагычлар, янгын сүндергечләр, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары булуга игътибар итәргә кирәк. Урып-җыю эшләренә җәлеп ителүче механизаторлар белән хезмәтне саклау буенча инструктажлар үткәрүне хуҗалыкларның махсус белгечләренә йөкләргә. Яшүсмерләрнең һәм хатын-кызларның хезмәтен закон нигезендә файдалану, механизатоларны махсус өс, аяк киемнәре һәм башка төр шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл саклануына ирешү инженерлар һәм профсоюз комитетлары игътибарында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре