Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Әгәр сезне су басса

Су басу-зур бәла- каза, гадәттән тыш хәлләрнең дә күпчелек өлеше аңа туры килә. Борынгы заманнардан ук су басуны кешеләр иң куркыныч бәла- каза дип санаганнар. Нәрсә соң ул су басу?

Коеп яуган каты яңгырлар һәм кинәттән һаваның җылынып китүе нәтиҗәсендә суның бик тиз күтәрелүе су басу дип атала. Торак йорты су басу зонасына эләккән кеше нәрсә белергә һәм нинди саклану чарасы күрергә тиеш? Беренче чиратта, су ташуга каршы көрәш комиссисенең һәм коткару службасының бөтен таләпләрен үтәү бик мөһим, өйдәге газның, электр энергиясенең һәм суның краннарын бикләргә, мичтәге утны сүндерергә кирәк. Кыйммәтле һәм затлы әйберләрегезне, мебельләрегезне өске катка яисә чормага күчерсәгез яхшы булыр. Ишек- тәрәзәләрне ябарга, аларны хәтта такта белән кадаклап куйсагыз да артык булмас. Мал- туарны биналардан чыгарып җибәрергә, ә этегезне бәйдән очкындырырга онытмагыз. Су астында калып бозылырга мөмкин булган барлык әйберләрегезне дә чыгарып калырга тырышыгыз һәм эвакуациягә әзерләнегез. Йортыгызда көймә яисә буш мичкәләр булган очракта аларны саклану чарасы буларак кулланырга мөмкин. Ярдәм килеп җиткәнчегә кадәр йортның югары катында, чормада, куак өстендә һәм теләсә нинди биеклектә торырга, коткаручыларга флаглар, факеллар, фонарь яисә шәм уты белән сигнал бирергә, коткаручыларга ышаныч булмаган очракта яисә иң соңгы чиктә су басу зонасыннан мөстәкыйль рәвештә йөзеп чыгарга тырышыгыз. Моның өчен башта тыныч кына суның агу юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә кирәк. Әгәр әлеге җирлек сезгә таныш һәм суның тирәнлеге билгеле икән, димәк янәшәдәге зданиегә курыкмыйча күчә аласыз. Су агымына эләккән очракта, бөтен көчегезне туплап су өстендә булырга тырышыгыз, якындагы биегрәк җиргә, төзелеш корылмасына яисә йөзүче жиһазларга тотыныгыз. Су агымы буенча йөзү көчегезне экономияләргә һәм ярга якынаерга мөмкинлек бирер. Аяк һәм өстегездәге авыр киемнәрегезне салырга кирәк булачак, шушы килеш тыныч кына ярга, утраучыкка чыгарга тырышыгыз һәм шунда коткаручыларны көтегез. Су киткәннән соң һәм аның кабатланмавы көтелмәсә өйгә кайтып төзекләндерү эшләренә керешергә мөмкин. Әмма, бу очракта да бик сак эш итәргә кирәк. Торакка кергәндә аеруча сак булу таләп ителә. Чөнки түшәмнәрнең һәм стеналарның ишелеп төшү куркынычы бик зур була. Электр һәм шырпы уты кабызу катгый тоела, өй эченә чыккан газның шартлавы бик ихтимал. Аннан соң бина эчләрен, әйберләрне киптерергә һәм чүп- чарны җыештырырга,территорияне һәм торакны яраклы хәлгә китерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек