Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Африка чумасы баш калкыта

Телевизор экраннарыннан һәм матбугат басмаларында африка чумасы авыруының теге яки бу төбәктә баш калкытуы турындагы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп һәм күренеп тора. Бу уңайдан аңлатма бирүен сорап район ветеринария берләшмәсе начальнигы Самат Мәүлетовка мөрәҗәгать иттек.

-Дуңгызлардагы африка чумасы авыруы көчле йогышлы авыру. Инфекциянең төп чыганагы-авыру һәм үлгән хайваннар. Авыру чирле хайваннарны сәламәтләре белән бергә тоткан вакытта күчә. Авыруның клиник билгеләре- тән температурасы 41,5-42 градуска кадәр күтәрелә, аппетиты югала, эчәсе килү теләге көчәя, кан катыш эч китүләр күзәтелә. Дуңгызларның борыннарыннан кан китүләр, хайваннарның тиреләрендә кан төелүләр барлыкка килә. 7-10нчы көнгә хайваннар үләләр.

Әлеге куркыныч авыру үз хуҗалыгыгызга кермәсен дисәгез, дуңгызларны урамга чыгармый гына асрау мәслихәт, чит дуңгызлар белән элемтә булдырмасын. Азыкларны пешереп кенә бирергә, дуңгызларны һәм алар тотылучы биналарны төрле бөҗәкләргә каршы эшкәртеп торырга. Кимерүчеләргә каршы да һәрдаим көрәш алып барырга. Дуңгызларны суйганнан соң аларның итләренә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрмичә сатмагыз һәм үзегез дә кулланмый торыгыз. Санкцияләнмәгән урыннардан һәм ветеринария документлары булмаган дуңгызларны сатып алмагыз. Үз хуҗалыгыгыздагы дуңгызларга вакцинация ясатырга тырышыгыз. Үлгән дуңгызларны яисә суйганнан соң калган калдыкларын урамга ташламагыз, шулай ук, бакчагызга да күмеп куймагыз. Мондый алымнар куллану терлекләр авыру булган очракта чирнең тагын да таралу мөмкинлеген тудырачак.

Исегездә тотыгыз, дуңгызлардагы африка чумасы авыруы таралуга китерүче гамәлләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Шуңа да үтә дә сак булу таләп ителә. Әгәр хуҗалыгыгызда дуңгызлар күпләп һәм кинәт кырыла яисә авырый башлый икән, район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-24-77, 2-28-78 телефоннары аша хәбәр итегез. Африка чумасы авыруының үтә дә куркыныч булуын исегездән чыгармагыз һәм барлык профилактика чараларын да кулланырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: африка чумасы