Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Автоинспекторлар һәм суд приставларының берләштергән рейды вакытында Чүпрәледә 40тан артык машина хуҗасы тикшерелде

Штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең хәле кискенләшә. Автоинспекторлар һәм суд приставларының берләштергән рейды да шундый автомобильчеләрне "аулауга" юнәлдерелгән иде.

Рейд вакытында 40 тан артык машина туктатылды. Башта автоинспекторлар машина хуҗасының документларын тикшерде, салонда һәм багажникта тыелган әйберләрнең булу- булмавын ачыклады, аннан соң инде аны суд приставлары янына алып килде. Соңгылары исә шунда ук социаль челтәр аша мәгълүматлар базасына кереп әлеге кешенең суд карары буенча бурычлары бармы- юкмы икәнлеген ачыкладылар һәм өч машина йөртүченең законга буйсынмавы билгеле булды.

- Мондый рейдлар нәтиҗәсез узганы юк. Менә бүген дә санаулы гына вакыт эчендә штрафларын түләргә теләмәүче өч автомобильчене ачыкладык. Хәзер инде шоферлар да мондый рейдларга бик гаҗәпләнеп карамый. Районда гына түгел, республикада да бу бик еш күренеш. Әлеге рейдлар турында масса- күләм мәгълүмат чаралары да күп сөйли бит. Димәк, бурычыңны түләү процедурасын тизрәк узсаң, алга таба да тизрәк барырсың,- диләр приставлар. - Рейд вакытында һәркемнең үз вазифасы. Автоинспекторлар үзләренең тикшерүен үткәрәләр, аннан соң инде приставлар эшкә алына. Бүген, мәсәлән, 40 тан артык машинаны тикшердек. Районда мондый рейдлар махсус план буенча уза,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев