Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

2015 елда Чүпрәледә 102 юл һәлакәте теркәлде

Шуларның ун очрагында бер кеше һәлак булды, ун кеше тән җәрәхәтләре алды һәм район үзәк хастаханәсенә озатылды.

Автоинспекторлар һәр "ДТП" ның сәбәбен ачыкларга тырыша. Статистик мәгълүматларга караганда, юл һәлакәтләренең күпчелек өлеше яз һәм көз айларына туры килә. Һәм анда күберәк машина йөртү тәҗрибәсе булмаган, яки руль артында өч елдан да ким стажлы шоферлар гаепле дип табыла. Ни өчен аварияләр яз һәм көз айларында, ягъни кышка керер алдыннан диярсез. Бу чорда машина йөртүчеләр һава шартларына һәм юлларның торышына тиз генә күнегеп китә алмыйлар. Ә бозлы һәм тайгак юллар берәүне дә аямый. Аз гына ялгышлык та кире кайтарып ала алмаслык ялгышлыкка китерергә мөмкин. Соңгы айлардагы юл һәлакәтләре анализларыннан күренгәнчә, шоферларның күпчелеге тизлек режимын үтәмәгән. Һәрхәлдә ашыгулык яхшыга илтмәгәнне күптән аңларга вакыт. Андый шоферлар үзләрен генә түгел янәшәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куялар. Хәзерге вакытта юллар коры торса да, тиздән явым- төшемле көз һәм аның артыннан карлы- бозлы кыш килер. Бу чор никадәр хәвефле икәнен җәяүлеләр дә, транспорт йөртүчеләр дә аңларга тиеш. Үзегезне саклагыз, әйләнә тирәдәгеләргә дә игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл һәлакәте