Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

12 яшькә кадәрге баланы алгы утыргычка утырту тыела

Кадерле балалар! Тагын бер уку елы артта калды. Сезнең күбегез каникул вакытларында лагерьларга, туганнарыгызга кунакка, ял йортларына бара торгандыр. Кая гына барсагыз да, зур шәһәргәме яисә поселоккамы, беркайчан да юл йөрү кагыйдәләрен онытмагыз!

Мин сезгә урам яки юл аша чыгуның иң гади кагыйдәләрне үтәмәгән очракта нинди бәхетсезлекләр килеп чыгуы хакында сөйләмәкче булам. Башта аз гына статистикага тукталып үтик. 2014 елның дүрт аенда Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм урамнарында балалар катнашы белән 108 юл- транспорт һәлакәте булды. Ни кызганыч, аларда алты баланың гомере өзелде, 129ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Төрле мәгълүматларга караганда, балалар катнашындагы юл фаҗигаләре каникул вакытларында аеруча күбәеп китә. Балалар, җәяүле нинди юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш соң? Юл аша чыкканда тукталып игътибар белән автотранспорт хәрәкәтен күзәтмәү, кинәттән автомобиль килеп чыгу урыннарында саклык чарасын күрмәү, машина юлы янында уйнау, караңгы төшәр вакытта янәшәдән узучы машинаны абайламау, борылу сигналын күрмәү бала-чаганың фаҗигагә юлыгуына төп сәбәп булып тора. Моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин.

22 апрель көнне иртәнге 7 сәгать 40 минутлар тирәсендә Яр Чаллы шәһәренең Электротехник районында җиңел автомобиль шоферы тизлекне арттыра һәм 1999 елда туган җәяүлене бәрдерә. Җәяүле авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. 26 апрельдә Казан шәһәренең Яңа Савин районында да нәкъ шуңа охшашлы хәл була. Иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Әмирхан проспекты буйлап хәрәкәт итүче "Форд" машинасы тизлек режимын үтәмичә, 2004 елда туган җәяүлене бәрдерә. Яңгыр вакытында юл аша кичү аеруча куркыныч. Капюшон яисә зонт тоткан җәяүле машина юлын тулысынча күреп бетерә алмый. Көчле җил сезнең кулдан зонтны алып киткән очракта, үзегезгә куркыныч янаганны бернигә дә санамыйча, аның артыннан йөгерүегез ихтимал.

Төнге вакытта фара яктысын кире кайтару элементларын куллану бик отышлы. Машинада 12 яшькә кадәрге баланы алгы утыргычка утырту катгый тыела. Велосипедта йөрергә өйрәнү өчен шәһәр урамын яисә машина юлын сайлау да фаҗигагә китерергә мөмкин. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына сез үзегезнең тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне тиешенчә тәэмин итә алырсыз. Шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек