Чүпрәле районында яшәүче Ленин ордены кавалеры Мәрьям Хәлимова бүгенгесенә сөенеп яши
Хезмәт ветеранын, Ленин ордены кавалерын 85 яшьлеге белән котларга уллары, киленнәре оныклары җыелды. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков, авылның ветераннар советы рәисе Альфик Низамов, туганнары Мәрьям апа, Халимовлар турында яңа чыккан китап авторы Николай Ларионов та килде.