Чувашия һәм Татарстан парламентарийлары Чүпрәледә уртак күчмә утырыш уздырдылар
Утырышның көн тәртибендә хәзерге заман технологияләрен гамәлгә кертү аша милли мәдәниятләрне саклау һәм популярлаштыру мәсьәләсе каралды, ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, ә Татарстанда – циффрлаштыру елы кысаларында аерым әһәмияткә ия.