Татарстан авылларында урамнарны яктырту 225 миллион сумга төште
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан авылларында урам яктырткычларын төзекләндерү программасына 2017 елда 225 миллион сум акча бүленде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан хәбәр иттеләр.