Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.