500 сумыңны чыгарып саласың килмәсә
Көн саен диярлек республика юлларында җәяүлеләр машина астына эләгә. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һаман да шул - юл аркылы тиешсез урында чыгу, юлга искәртмәстән килеп чыгу, игътибарсызлыкны һәм кагыйдәләргә буйсынмауны аңлата.
Машина астына калып үлү очракларының күпчелеге, нигездә, тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Бу вакытта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт...