Чүпрәледә Россия чемпионын тренажер белән бүләкләделәр
Зур Аксу авылында яшәүче 35 яшьлек спортчы Петр Мускатиновның зур җиңү яулавын ишеткәч интернет челтәрләре дә шаулады. Инвалид булуына да карамастан ул үзен кече яшьтән спортка багышлый. Һәм, ниһаять, Мәскәү ярышларында катнашып Россиянең спорт мастеры нормасын үти.