Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 71нче язы
Германия фашистлары өстеннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары район үзәгендә зур оешканлык белән үтте. Тантаналы митинг башланыр алдыннан район, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре сугыш һәм хезмәт Даны Монументындагы мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.