Чүпрәледә “Шашка-шахмат сөючеләр клубы” оешты
Җәмгыятебездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. Район күләмендә үткәрелүче күп төрле спорт чаралары, балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле спорт секцияләре, түгәрәкләр эшләп килүе шуның ачык мисалы. 20 апрель көнне исә район балалар иҗат йортында шахмат-шашка сөюче ветераннар катнашында үткән җыелышта "Шашка-шахмат сөючеләр клубы"на нигез салынды.