Чүпрәле районында "Шартлы җәза үтәүче” операциясе узды
Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклы итү, кабат җинаять кылуны булдырмау, эчке эшләр органнарында һәм җинаять- башкарма инспекциядә учетта торучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан 9 марттан 11 мартка кадәр полиция һәм җинаять- башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Шартлы җәза үтәүче" дип аталган оператив- профилактик операция үткәрелде.