Чүпрәледә янгыннар саны азайган
Районда бүгенге көнгә 11 янгын очрагы теркәлгән. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Соңгы ике елда янгын вакытында үлем очраклары теркәлмәве дә куанычлы хәл. 2013 елда райондагы янгыннарда бер үлем очрагы булган.