Районда "2014 ел иганәчеләре"н бүләкләү тантанасы узды
Иганәчелек һәм меценатлыкны үстерү соңгы елларда хөкүмәтебез сәясәтендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Чүпрәле районында да изге эшләр башкарган, ярдәм кирәк булучыларга кулын сузучы шәхесләр байтак. Алай гына да түгел, әлеге кешеләрнең олы ярдәмнәре бәрабәренә районда зур күләмле эшләр дә башкарыла, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыруда байтак кына чаралар уздырыла.