Июльдән коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнде
Соңгы ике елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, бераз соңрак - 1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына кагылачак. Шунысы куанычлы, быел бәяләр әлләни артмаячак.