Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәре үстереп ятучыларга штраф күләме артачак
Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу турыдагы закон агымдагы елның 15 февраленнән гамәлгә керде. Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга тиеш.