Чүпрәлеләр кышны озатып, язны каршы алды
Элек заманнарда Россия халкы Яңа елны беренче январьда түгел, ә беренче мартта каршы алган. Чөнки яз җитү белән табигатьтә, гомумән бар жиһанда җанлану сизелгән. Зәмһәрир суык кыштан соң март кояшы яңа тормышка һәм мул уңышка ышаныч тудырган.
Иске вакытларда кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Шуңа күрә алар ишек алларына, урамнарга...