Иске Шәйморзада семинар булды
Февраль уртасында һава температурасының -1 +1 дәрәҗәдә торуы аномаль дип исәпләнсә дә. тагын 8 көннән язның беренче ае мартка керәчәгебезне онытмыйк. Соңгы еллардагы күзәтүләр дә 15 апрельдә язгы чәчүнең тулы куәтенә барганлыгын күрсәтә. Болардан чыгып, КФХ "Әбдриев" хуҗалыгында үткән семинар да өлешчә язгы чәчүгә әзерлек эшләренә багышланды.