Ветераннар советы утырышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләшенде
-Җиңү юбилеена елдан артык вакыт бар. Ә аңа әзерләнү бүгеннән үк башланды. Вакыт шактый ук булуга да карамастан, ветераннарның саны көнләп кимүне исәпкә алсак, эшләнәсе эшләрне үзагымына куймыйча, ныклы контрольгә алу таләп ителә,-диде президиум утырышын ачканда ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов.
Утырышта сүз сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту,...