Чүпрәледә 28003 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган
Урып-җыю
Әледән-әле кабатланып торучы яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарласалар да, бу көннәргә инде район буенча 28003 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларның уңышы урып-суктырылды. Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 76 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 21,2 центнер уңыш чыга.