"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Май аендагы Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү көннәре уңаеннан 1,2,3,4,5,9,10,11,12 май көннәрендә ял итәчәкбез. 6,7,8 май-эш көннәре.
Республика буенча озак еллардан бирле инде район мәктәпләрендә балаларның сәламәтлекләрен бәяләү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Һәм, менә, беренче тапкыр, Кече Чынлы урта мәктәбе укучы балаларның сәламәтлеге буенча "Алтын дәрәжәле" дип бәяләнде. Районның 16 мәктәбе "Көмеш дәрәҗә"гә ия булган.
Районда Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җаваплы вәкилләре катнашында гражданнар оборонасы службаларының өйрәнүләре үткәрелде.
Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды оешуга нәкъ 40 ел тулды. Ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе инициативасы буенча барлыкка килде.
Юлларда ел саен, исерек шоферлар гаебе белән ике меңнән артык кеше һәлак була. Агымдагы елның 8-10 март көннәрендә генә дә Татарстан Республикасы территориясендә 200 гә якын автомобильче исерек хәлдә тоткарланган.
Кече Чынлы урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары урынбасарлары һәм төбәк музейлары җитәкчеләре катнашында чираттагы семинар булып үтте. Семинар бүгенге замана чорында укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү мәсьәләләрен колачлады.
Штат кыскартылу сәбәпле, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачыклау буенча Буа наркоконтроль бүлегенең функцияләре Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлегенә тапшырыла. Яшел Үзәндәге ышаныч телефоны: 8-843-71-555-00.
0