Эшләргә теләк белдереп авылга яшьләр кайта
Һәр атнаның шимбә, я булмаса якшәмбесендә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы семинарларыннан бүгенгесе аерымлырак һәм үзенчәлеклерәк булды. Аерымлыгы шунда ки, ул Яңа Элмәле авылында, Алексей Амосовның гаилә фермасында үтте һәм семинарга хуҗалык җитәкчеләре урынына авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр чакырылган иде. Семинар эшендә Башкарма комтет...