Шигъри тәлгәшләр
Вахит
Ак кар ява
Ап-ак карлар,ап-ак карлар,
Ява да ява гына.
Энҗе бөртекләре булып
Сарыла яңагыма.
Чәчләремә килеп куна,
Керфегемә ябыша;
Өзләп оча бер-бересен,
Җирдә генә табыша.
Кулларыма төшкән ак кар
Эри дә юкка чыга,
Җирдәгесен җил тарата-
Әй ашыга, ашыга.
Ак кар белән сафлык ява,
Җиhаннарда-ак юрган.
Җитәкләшеп парлар...