"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
22-23 ноябрь көннәрендә "Ливадия" санаторийендә Татарстан Республикасының эшче һәм укучы яшьләре арасында VIII республика үзешчән-сәнгать фестивале үткәрелде. Анда районыбыз данын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучы биш кыздан торган "Rock Angels" ансамбле яклады.
Ел саен декабрь аенда илкүләм инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. ТР Кабинетлар Министрлыгында үткән чираттагы киңәшмә дә шушы теманы яктыртты.
Татарстанда сентябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапларда җылылык бәясенең артуы да мәгълүм булды. Шулай ук, республикада җылылык өчен субсидияләрне рәсмиләштерү вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтылды.
РФ ЮХИДИ идарәсе Россия автоиминиятләүчеләр союзы белән берлектә, 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр, балалар өчен махсус авто-креслолар куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән киң масштаблы социаль кампания уздыра.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелның 10 аенда 188410 центнер сөт, 16629 центнер ит җитештерелгән.
Штрафлар артса да, исерек килеш руль артында, юл һәлакәтләренә дучар булучылар саны кимеми.
Декабрь аеннан барлык татарстанлылар табибка интернет аша языла алачак.
2012 елның 10 аенда районыбыз территориясендә 20 янгын очрагы теркәлде.
Билгеле булганча, агымдагы елда "Өлкәннәр көне" кысаларында республикада хәйрия акциясе старт алган иде. Әлеге акция республикада яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләргә кәрәзле телефоннар таратуны күздә тотты.
0