"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2008 елның 16 февралендә кабул иткән 77 номерлы "Сугыш ветераннарына госпитальләрдә льготалы медицина ярдәме күрсәтү турында"гы боерыгы нигезендә сугыш хәрәкәтләре ветераннарын "Сугыш ветераннары өчен госпиталь" поликлиникасына консультатив һәм планлы стационар дәвалануга кабул итү тәртибе билгеләнгән.
Суд утырышында катнашырга тиешле кешеләргә утырышның кайчан һәм кайсы вакытта узуы хакында хәбәр итү бик мөһим.
Иске Шәйморза авылында үткән авыл бәйрәме күп кешеләрнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Бу көнне авыл кешесе чын-чынлап ял да итте, очрашу мизгелләре бәрабәренә хатирәләрен дә яңартты.
Һәр кешенең кече Ватаны бар. Язмыш кайларга гына илтеп ташламасын, туган җире аның күңелендә һәрчак саклана, йөрәге түрендә йөри. Аны онытырга һич тә мөмкин түгел, чөнки анда ата-бабаларыбыз җирләнгән.
0