Сагынулы сәламебез
(Якташлар белән очрашуга багышлана)
Җаныбызга якын яклар -
Чүпрәле- Чаллы кала,
Аралашып яшәүләрдән
Күңелләр ләззәт ала.
Яшибез сагынуларда,
Күрешүләр өмет итеп;
Шуңа да килеп җиттек без
Ерак юлларны үтеп.
Җиткерим, дисәң, сәламнәр
Якташлар-туганнарга
Юл ераклык берни түгел
Сагынышкан җаннарга,
Исәнлектә күрешүләр
Насыйб булсын һәрдаим,
Барчабызга тыныч көннәр
Бүләк итсен, Ходаем!...