18 март 2018 яңалыклары
-
Чүпрәле халкы сайлауларда актив катнаша
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
-
#айданавыборы баннеры янында Чүпрәле өлкәннәре дә фотога төшә
Чүпрәле муниципаль районы сайлау участокларына килүчеләр «Айда на выборы» фотомарафонында да актив катнашалар. Фотобәйге өлкән яшьтәге район халкы өчен дә бик кызыклы булып чыкты.
-
Иске Задур авылында яшәүче 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән
Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авыл җирлеге территориясендәге Иске һәм Яңа Задур авылы сайлау участогында нибары 80 сайлаучы теркәлгән.
-
Марат Гафаров сайлауда үз тавышын бирде һәм #Айданавыборы фотомарафонында катнашты
Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылын җирлегендә урнашкан 1369 номерлы сайлау участогында үз тавышын бирде.
-
Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала
(Казан, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре...
-
Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.
-
Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
-
Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты.
-
Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды.
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
-
Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.
-
Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
-
#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде.