Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Укучыларыбыз иҗаты

    Менә туган ягыбызга күптән көтеп алынган матур яз айлары да килеп җитте.

    Салкын кышлардан соң килгән яз эшкә дәрт арттырды, күңелләрне күтәрде. Без, Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары (җитәкчебез- Тәнзилә Сабитова), яз килүгә шатланабыз, бу хисләребезне үзебезнең йөрәк түреннән чыккан шигырь юлларында чагылдырабыз.

    Ралинә Дружкова

    ....Яз килә, яз килә

    Түбәдән тамчы тама.

    Кояш елмая күктә-

    Шатлыгыма юк чама.

    Язгы табигатькә мин

    Сокланам, исем китеп.

    Кошкайлар, сагынышып

    Кайталар тезелешеп.

    Яз керә,һәрбер өйгә,

    Җылы назын тарата,

    Бала-чага,әбиләрне,

    Һәрчак урамга тарта.

    Руслан Хисаметдинов

    Язлар килә, язлар....

    Ярларыннан ташый елгалар.

    Һәр фасылның була үз мизгеле

    Язлар да бит шуның бер яме.

    Кошлар кайтыр туган якларына

    Каңгылдашып алар очарлар.

    Хозурланып күкләр киңлегендә

    Туган якны мактап җырларлар.

    Яшәрерләр кырлар,болыннар

    Болыннарда уйнар нәни колыннар.

    Баш калкытыр бәбкә үләне.

    Шул үләндә ялан тәпи йөгерер

    Балалары туган җиркәйнең.

    Ләйлә Алимбикова, Түбән Чәке урта мәктәбе.

    Без, балалар, мәктәпләрдә

    Бик күп белем туплыйбыз.

    Дәресләрдә күп укыйбыз

    Тәнәфестә уйныйбыз.

    Белем дигән төшенчәне

    Без бик җиңел аңлыйбыз.

    Икеле дигән билгене

    Без бөтенләй алмыйбыз.

    Татар теле дәресләре

    Бигрәк кызыклы үтә.

    Шуңа күрә, Зөлфия апа

    Яратабыз Сезне дә.

    Дәрестән тыш чаралар да

    Үткәрәсез сез безгә.

    "Әкият иле" нә сәяхәткә

    Барып кайттык без бергә.

    "Туган тел" көнен билгеләп

    Үттек әле быел да.

    Туган телгә мәхәббәтне

    Арттырды ул тагын да.

    Кыш үтүгә шаулап, гөрләп

    Яз килүен беләбез.

    "Нәүрүз"не каршыладык

    Мәктәбебез белән без.

    Мәктәп яши,шау-гөр килә

    Балалар белем ала.

    Һәр дәрес безнең күңелдә

    Истәлек булып кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: