Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Якташларыбыз исеме- Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә

    Китап - кешенең дусты, ярдәмчесе, киңәшчесе. Фән-мәгърифәт нигезләренә төшенү юнәлешендә хезмәт иткән укучы бала тормышын китаптан башка күз алдына китерү дә мөмкин булмас иде. Төп белем йорты булган мәктәпнең иң зур терәге - ул мәктәп китапханәсе.

    1 номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәсенең изге бурычы - ул укучыларны китап дөньясына тарту, матур әдәбият, фәнни-популяр басмалар белән үз вакытында таныштырып бару. Замананың үзенчәлекләрен, анда өстенлекле урынны электрон технологияләр биләгәнен истә тотып, без мәктәп балаларын китап укуга җәлеп итүдә төрле алымнар кулланырга тырышабыз. Шуларның иң нәтиҗәлесе - якташларыбыз иҗатын пропагандалау. Моның үтемле ягы шунда - балаларның һәркайсына яхшы таныш булган авылларда туып, шунда уйнап үскән, мәктәпләрендә белем алган, күпмедер вакыт районыбызда төрле эшләрдә эшләп алырга да өлгергән шәхесләр барыбер дә укучыларга башкаларга караганда якынрак булып тоела, аларда күбрәк кызыксыну уята.

    Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, бертуган Шамил һәм Роберт Рәкыйповлар иҗаты буенча китапханә планында каралган чараларны әзерләгәндә укучыларның бу данлыклы якташларыбыз белән горурлануларын, аларның үзләре турында гына түгел, хәтта алар туып-үскән авыллар хакында да күбрәк белергә омтылуларын тоясың.

    Әлбәттә, балаларда мондый хисләр уянсын өчен, үзебез дә кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Мәктәпнең тел-әдәбият укытучылары белән берлектә төрледән-төрле очрашу-кичәләр, тематик конкурслар һәм башка төр бәйгеләрне заманча рухта, яңа алымнар кулланып әзерләргә тырышабыз. Чаралар әзерләгәндә һәм үткәргәндә төп вазифалар укучыларның үзләренә йөкләнә, аларның бай фантазиясе, фикерләү үзенчәлекләре эшкә җигелә. Күптән түгел, мәсәлән, китапханәдә Зәки Нуриның сандык-музеен булдырдык. Чагыштырмача зур булмаган, элек көнкүрештә киң кулланылышта булган гади чемодан легендар якташыбызның барлык тормыш юлын, күпкырлы иҗатын, фронттагы батырлыкларын ачып бирә ала хәзер! Андагы материал-экспонатлар тиешле логик тәртиптә урнаштырылды, барысы да күз алдында һәм аңлаешлы.

    Язучыларның биографиясен, язган әсәрләрен өйрәнүгә балаларның үзләренең дә иҗади якын килүләренә ирешүне максат итеп куйдык. Зәки ага Нури иҗатына кагылышлы тематик эшнең берсенә өстәмә итеп З.Нуриның шигырен көйгә салдык, заманча фонограмма эшләттек (көй язучы һәвәскәр композитор Закиров Иршат Заир улы, музыкаль бизәлеш-Шәрәфетдинов Руслан Данир улы). "Сүзебез һәм узебез турында" исемле яңа туган җырны 10 "Б" сыйныфы укучысы Динә Әхсәнова югары осталык белән башкарды. Сүз уңаеннан, Динә Әхсәнова районыбызның Кече Чынлы авылында үткән Зәки Нури исемендәге фәнни-гамәли конференциядә 1 нче урынга лаек булды (җитәкчеләре Э.Ә.Җәләлова, А.Р.Яфизова). Март башында Яшел Үзән шәһәрендә Казан (Идел буе) Федераль Университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган Каюм Насыйри исемендәге XIV Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә фәнни эшебез 2 нче урынны яулады. Фәнни эшнең темасы: З.Нуриның "Яңа сукмаклар" җыентыгында туган як темасын яктыртучы метафоралар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы һәм китапханәче Яфизова Алсу Рифкат кызы белән бергәлектә эшләнелгән фәнни эшнең актуальлеге шунда: якташ шагыйребез Зәки Нуриның тел-стиль үзенчәлекләре тирәнтен өйрәнелмәгән, шул сәбәпле мирасны өйрәнүне булдыру. Максат:.З.Нуриның 1975 елны басылып чыккан "Яңа сукмаклар" җыентыгындагы туган як темасын яктыртучы метафораларның кулланылыш дәрәҗәсен ачыклау. Үзалдыбызга шундый бурычлар куйдык:

    1. Тел-сурәтләү чарасы буларак метафораларның шигырьдәге чагылышларын кузәтү.

    2. "Яңа сукмаклар" җыентыгында туган як тематикасына караган метафораларны кулланылышка кертү.

    3. З.Нури иҗатын көйгә салып пропагандалау.

    4.Эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсен барлау.

    Фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре. Кереш өлешендә З.Нуриның "Яңа сукмаклар" җыентыгына гомуми күзәтү ясалды.Бу җыентык-71-74 нче еллар иҗат җимеше. Китап өч бүлектән тора. "Безнең матур якларда" дип исәпләнгән беренче бүлектә шагыйрьнең лирик шигырьләре тупланган. Исеменнән күренгәнчә бу җыентыгы белән З.Нури үз иҗатында яңа сукмак сала. Безнең фикеребезчә, ул үз иҗатында гына түгел, ә тел өлкәсендә дә яңа, матур, төзек, зур күләмдә күчерелмә мәгънәле сүзләр белән сукмак сала. Һәр бүлекнең үз эпиграфы бар. З.Нури шигырьләрен анализлап , туган як тематикасына кагылышлы метофорларның кулланылыш дәрәҗәсен ачыкладык. Зәки Нуриның әдәби мирасын фәнни яктан тикшереп, анализлап без түбәндәге фикергә килдек. Күренешләр, вакыйгаларны бер-берсе белән охшатуга "Яңа сукмаклар" җыентыгының Безнең матур якларда" бүлегендә зур урын бирелә. Шигырьләрдә туган як темасы иҗтимагый тормыштан аерым торган күренеш итеп түгел, бәлки җәмгыять үсеше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт белән тыгыз үрелеп бара. Туган як кешеләрне үстергән, бөек иткән, аларның бөтен эчке һәм рухи дөньясын баеткан. Шагыйрь бу проблеманың нәкъ шул ягына басым ясый, туган якны бөек һәм күркәм бизәк итеп сурәтли. З.Нури иҗатында нормаларның тагы да тотрыклануы, специфик үзенчәлекләрнең артуы һәм төрле алымнарның киң кулланылуы күзәтелә. З.Нуриның метафоралар куллануы эмоциональ-поэтик сөйләм барлыкка китерәләр һәм мәгънәне тулырак ачуга ярдәм итәләр. Шигырьләрдә һәр сүзнең үзенә генә хас индивидуаль сыйфаты бар.З.Нуриның туган як тематикасына язылган шигырьләрдә метафораларның кулланылыш дәрәҗәсе югары. 87 шигырендә бу аеруча нык күзәтелә. Тирә-як дөньяны З.Нури үзенчә кабул итеп, әдәби телгә салган. Тел ул шигърият дөньясында гаҗәеп корал. Самими, чын тойгылар З.Нури шигырьләрендәге күчерелмә мәгънәдәге сүзләрдә ярылып ята. Бу җыентык белән танышкач, без З.Нури узенә генә хас күңел күзе белән күргән, йөрәге аша уздырган чагыштыруны күрәбез. Олы фикер, сокландыргыч матурлык бөркелеп торган эчке мәгънәле шигырьләре чын сәнгать әсәрләре. Шигырьләрне укып чыккач дулкынландыргыч тәэсир кала икән-бу инде эчке мәгънә. Әдәбиятның бөтен кыйммәте дә шунда. Гаҗәпләнергә генә кала: мишәр малае үзенең җыентыгында бары бер генә (айбагар) мишәр диалекты сүзен кертә. Калган барлык сүзләр җыелмасы туган телгә, туган якка мәдхия җырлау дип санар идем. З.Нури шигырьләрендәге күчерелмә мәгънәдәге сүзләр-зур табыш. Алар үткен рифма белән яңгырыйлар. Сүзне күчерелмә мәгънәдә куллануның үзенчәлекле, яңа булуы, гадәттә, язучыларның образлы фикер йөртүгә ни дәрәҗәдә сәләтле икәнен күрсәтә. Зәки Нуриның сандык-музеен халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә тәкъдир итеп, аның шигырен җыр итеп яңгырату Иске Чүпрәле 1 нче мәктәбе өчен генә түгел, ә гомумән Чүпрәле халкы өчен зур мәртәбә дип уйлыйм.

    Мәктәп балаларын матур әдәбиятка тартуда тагын бер үтемле алым - үзебезнең белән бергә яшәгән, барыбыз да яхшы белгән җирле каләм осталары иҗаты белән танышу, алар белән очрашып, әңгәмәләр, мастер-класслар оештыру. Бәхеткә, безнең Чүпрәледә андый шәхесләребез аз түгел. Без барысы белән дә тыгыз элемтәдә. Укучылар белән очрашуга алар үзләре дә теләп, мондый аралашуның ике якка да файдалы икәнен аңлап киләләр. Форсаттан файдаланып, җирле язучыларыбызга ихлас рәхмәтебезне җиткерәсе, аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: