Туган Як
  • Рус Тат
  • Мунчәли: тарих рухият шәхесләр-яңа китап

    Шушы көннәрдә Мунчәли авылы турында, аның борынгы тарихын, рухын һәм шәхесләрен чагылдырган яңа китап дөнья күрде. Әлеге уңайдан без китапны нәшер итүдә зур тырышлык куйган Ильмир Измайловка мөрәҗәгать иттек.

    -Ильмир Расихович, әлеге китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе буларак китапның "тууы" турында сөйләп үтсәгез иде.

    -Мунчәли гомер-гомергә данлыклы, танылган, бай тарихлы авыл булган. Күпме гыйлемле, укымышлы шәхесләр чыккан аннан, халкының күпчелеге дин тоткан. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, рухлары сынмаган, югалмаган. Туган авылым халкы хөрмәткә лаек, исеме дә тарихта лаеклы урында язылып куелырга тиеш дип саныйм. Бу китапта төрле архивлардагы язмалар, шулай ук истәлекләр, риваятьләр нигезендә авылның тарихы, биредә яшәүче халыкның язмышлары, рухи байлыгы һәм аерым шәхесләре турында бәян ителә. Китап берничә бүлектән тора. Мәгълүматларның шактый өлеше архив документларга нигезләнеп, заманында авыл тарихы белән кызыксынучы ил картларыннан ишетелгән фаразлаулар, язулар аша да барлыкка килде.

    -Авыл турында тарихи китап булгач, кыскача гына аның тарихына да күз салыйк инде?

    -Бу китапны эшләгәндә якташларым белән бергә төрле архивларда булып материаллар тупладык. Россиядәге барлык Мунчәли авылларында булып халкы белән очрашып, аларның килеп чыгышлары, булган тарихи мәгълүматлары белән таныштык. Сүз уңаеннан әйтим, Рәсәйдә бүген Мунчәли (Мочәли) исемле 7 авыл бар: Самара, Нижгар, Пенза, Новосибирск өлкәләрендә. Иң кызыгы: бу авылларның барысында да мишәр халкы яши һәм аларның тормыш-көнкүрешләре бер-берсенә охшаш, нәкъ бездәгечә. Сүз дә юк, бер-берсенә охшаган кешеләр байтак, күбесенең фамилияләре дә бер, бу очракта авылларның да шулай булуы гаҗәпкә калдырды. Элеккеге картларның сөйләвенә караганда бу авылларга килеп утыручылар, ерак бабаларыбыз барысы да Нижгар өлкәсендәге Мочәли елгасы буена урнашкан Иске Мунчәли авылыннан булган дигән фаразлар бар. Бу фаразлар башка Мунчәли авылларында да кулланыла. Шуңа да хәзер ул авылларда яшәүчеләр белән туганнарча, авылдашларча аралашабыз, элемтәләр тотабыз.

    Тарихи рәсми документларга килгәндә Сембер губернасы гыйльми архив комиссиясе басмасында 1665-1667 елларда Мунчәлидә йомышлы морзалар һәм татарларның 23 йортыннан ясак алынуы күрсәтелгән документлар бар. Бу саран саннар артында да бик кыйммәтле мәгълүмат бирелгән.

    Димәк, шул чорда авылда 23 йорт булган. Татар эциклопедиясендә Мунчәли авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле, 1666 елдагы рәсми документларда да аның турында мәгълүматлар бар.

    Төрле риваятьләрдә Мунчәли авылына нигез салган нәселләрнең берсенең башында Тәкәш бабайның булуы билгеле.

    Субаевлар нәселеннән булган Тәкәш бабай, 1565 елда Касыйм ханлыгында, "Мещерские леса", "Мещерские болота" исеме белән тарихка кергән Мишәр кара урманнары, сазлыклары эчендә урнашкан бер утарда дөньяга килеп, 1605 елда балутадан (сазлыктан) чыгып, кайта-кайта, шушы хәзерге Татарстан иле, Чүпрәле районы, Мунчәли авылы урнашкан җиргә җитеп, тукталып калган кеше. "Без алты гаилә килдек. "Нәрсәгез бар иде?"-дип сорасагыз, менә тыңлагыз.

    Иярле бер ат, бөтен тормыш кирәк-яраклары ат өстендә, шунда ук ике бала.

    Мин атны җитәкләүче, артта-хатыным, сыер җитәкләгән. Сыер өстендә байтак кына өй җиһазы... Безгә урнашырга кирәк. Урман кирәк, су кирәк, болын кирәк. Бу урында алар бар. Табигать байлыгы яхшы... Без үзебезнең авылны элекке Болгар җирендәге булган бабайлар яшәгән авыл исеме белән атарга булдык. Ул Мочәли",-дигән тарихи язмалар бар.

    Тәкәш бабаның (вафатының елы безгә билгеле булмаса да) Мунчәлидә җирләнүе, аның улы Ирәйнең (Гәрәй) 1615 елда Мунчәлидә тууы билгеле. Гәрәйнең улы, Тәкәшнең оныгы Сыбай (Субай) 1662 елда Мунчәлидә туган. Димәк, Мунчәли авылы XVI гасыр башында ук билгеле булган дияргә җирлек бар.

    -Мунчәли авылы заманында төбәгебезнең иң зур мәгърифәт мәдиният үзәге дә булган бит әле...

    -1774 елда Мунчәли волосте оешып зур волость үзәге булуы, 4 мәчете, 1904 мәдрәсәдә арифметика, география укытылуы, 1890 елда май-сыр заводы ачылуы, Татарстандагы дүрт җидееллык мәктәпнең берсе 1925 елда Мунчәлидә ачылуы билгеле. Әлеге мәктәптә тирә-күрше авыллардан килеп укучылар, татар әдәбиятының Шәрәф Мөдәррис белән Зәки Нури кебек күренекле шәхесләре белем алулары, 1942 елда сугыш барган елларда Ржев шәһәрен бомбага тоткач, балалар йорты Мунчәлигә күчерелүе барысы да бай тарих эзләре хакында сөйли. Шәхесләргә килгәндә: Бөек Ватан сугышы каhарманы Нурулла Фазлаев hәм Социалистик Хезмәт Герое Абдулла Сабирҗановны биргән авыл ул Мунчәли. Күренекле дәүләт эшлеклесе, республика прокуроры hәм Конституция суды рәисе Сәйфихан Нәфиев, профессор, Халыкара төрки академия академигы Нурмөхәммәт Хисамов, техник фәннәр кандидаты, химик җиhазлар уйлап чыгару белән мавыгып рационализатор уйлап табучы Инкыйлаб Әмирханов, күренекле татар халык җырчысы Венера Шәрипова, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт һ.б. безнең авылдан. Авылда, районда, республикада якты эз калдырганнар исемлеге болар белән генә чикләнми. Мунчәлидән чыккан 100дән артык якташыбыз төрле оешмаларда җитәкчелек итә.

    Иң кызыклы материалардан берсе Локман Идрисовның 1960 елда ясалган авылның схематик планы исәпләнә. Шул елларда ул авылда һәрбер йортта кемнең яшәгәнен, гаиләсен, кемнең кем белән гаилә корганнарын, кушаматларын язып калдырган. Тарихыбызны ачыклауга ярдәм итүче авылдагы нәселләр буыны, чылбырын дәвам итүче шәҗәрәләребез бар. Аларны, шушы китап битләренә кертеп, балаларыбызга, оныкларыбызга һәм киләсе буынга ядкәр итеп калдыру максатын куйдык. Безнең бу кадерле ядкәребез, һәр сүзебез, һәр теләгебез, исәннәребезнең күңелләренә барып ирешсен иде. Шушы китапны ачкан саен нәсел чылбырыннан мәңгелек йортларына күчкән һәр авылдашыбызны, кан-кардәшебезне барлап, аларны искә алып, алар рухына дога кылып торырга Ходай насыйп итсен иде! Бу китап туган авылына ихтирамы булган һәр кешенең иң кадерле хәзинәсе урынында сакланыр дип уйлыйбыз.

    -Китап язу, бастыру мәшәкатьле чыгымнар таләп итүче эш. Кемнәрнең ярдәме тиде?

    -Октябрьск шәhәреннән татар язучысы Марсель Гарипов җиң сызганып материаллар тупларга алынды. Аның әтисе Мөхәммәтша Гарипов узган гасырның 30 нчы елларында Мунчәлидә мәктәп директоры булган. Басманы дөньяга чыгаруда тырышлык күрсәтүчеләр арасында Флёра Тарханова, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә; Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, баш редактор, Нурмөхәммәт Хисамов-фәнни җитәкчесе; китапның төзүчесе Рафаил Субаев һәм башкалар.

    9 июнь көнне Мунчәли авылында үтәчәк бәйрәмдә китапны презентацияләү тантанасы узачак. Барлык якташларымны, тарих белән кызыксынган райондашларыбызны шушы чарага чакырып калам.

    -Әңгәмәгез өчен, рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: