Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан ителде

    Россиянең Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан итте.

    Анда теләге һәм осталыгы булган һәркем катнаша ала.

    Әлеге «Мөхәммәт пәйгамбәр-дөньялар өчен рәхимлелек» конкурсы инде сигезенче ел рәттән уздырыла.

    Бәйгегә Мөхәммәт пәйгамбәр тормышының төрле чорларына багышланган татар һәм рус телендәге язмалар кабул ителә.

    Конкурсның бүләкләренә килгәндә, беренче урынга лаек булучыга 20 мең сум, икенче урын иясенә-15, ә өченче урынны яулаган шагыйрьгә исә 10 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылачак.

    Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә үз эшләрен mavlidkonkurs@mail.ru электрон адресына юллый ала. Язмаларны 1 мартка кадәр кабул итәчәкләр.

    Әлеге бәйгедә менә инде берничә ел рәттән райондаш шагыйребез Рафаил Сираҗи 1 урыннарны алып килә.

    -Ялгышмасам, бер генә ел катнашмадым ахры. Һәр елны бәйгедә бик теләп катнашам. Быелгысына да менә шигырьләремне әзерләп куйдым, -ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: