Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кое коткарды

    Бөек Ватан сугышыннан соң, 1949- нчы елның август ае булырга кирәк. Авылның бер төрле кыр эшләре башкара алган кешесе- кырда. "МК" (молотильный комбайн) белән бодай суктыралар иде. Ул вакытта үскән, өлгергән игенне "жатка" дип аталган жайланма белән уралар иде. Ул җайланманы ике ат тартып йөри, ә төбеннән киселгән, җыелган һәм...

    Бөек Ватан сугышыннан соң, 1949- нчы елның август ае булырга кирәк. Авылның бер төрле кыр эшләре башкара алган кешесе- кырда. "МК" (молотильный комбайн) белән бодай суктыралар иде.
    Ул вакытта үскән, өлгергән игенне "жатка" дип аталган жайланма белән уралар иде. Ул җайланманы ике ат тартып йөри, ә төбеннән киселгән, җыелган һәм жатка арбасыннан төшеп калгансаплы башакларны әниләр, апалар бер кочакка сыярлык итеп җыялар да, урта бер җиреннән шул ук игеннең саламын җеп итеп чорнап бәйли баралар, көлтә ясыйлар. Без, малайлар, шушы көлтәләрне атка җигелгән арбага төяп, өем янына илтәбез. Өемнең күләме зур була, аны халык телендә "клад" дип атыйлар, ә әдәби телдә - "кибән" сүзе кулланыла. Аның биеклеге өч метр чамасы, киңлеге- дүрт, ә озынлыгы 20- 25 метр була, ягъни уңышның муллыгына һәм чәчелгән кырның мәйдан зурлыгына бәйле. Шушы өем янында суктыру комбайны. Ул хәзерге комбайннар кебек үзйөрешле түгел, аның моторы юк, игенне суктыра торган барабанын да кечкенә "У-2" (Универсаль- 2) исемле трактор киң ремень ярдәмендә әйләндерә. Үскән ашлыкның саламы бер якка, бөртекләр икенче якка чыга. Җыелган ашлыкны "Сортировка" исемле, кул ббелән әйләндерә торган җайланма бөртекләрне ике сортка аерып чыгара.

    Беренче сорты- дәүләткә һәм орлыкка, икенче сортлысы халыкка хезмәт хакы түләүгә, мал- туар ашатуга тотыла. Ел буе эшләп "трудодень" (хезмәт көне) исемле нәмәрсә җыясың һәм шушы хезмәт көннәренә икеме- өчме капчык икенче сорт иген аласың. Гаиләгә ул бер елга җитәргә тиеш. Акчалата хезмәт хакы биреллми, башка юл белән керем табарга мөмкинлек юк, өй янындагы бәрәңге һәм шул 100- 150 кг. иген - еллык азык. Өчәр, дүртәр, алтышар балалы, ирсез һәм әтисез калган гаиләләргә ничек яшәргә ди. Җиде ай кыш, өскә кияргә бишмәт, башка кияргә бүрек юк, аякта чабата, ике сыер асрама, сарыклар дүрттән артмасын, бер тиен акча юк, заемны бир, салымны түлә. Шушы хәлдә яшәде һәм эшләде халык. Ул вакытта кышлар салкын була иде. Һәр көнне 20- 30 градус салкынлык, ике метрга якын кар катламы. Терлеккә азык әзерләргә, җир сукаларга, уңыш җыеп алырга, булган ярты- йорты техниканы эшләтергә ирләр юк, сугышта кырылды, аннан кайтканы да эшкә яраксыз, гарипләнеп беткән. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда бөтен авырлык 13- 15 яшьлек үсмер малайлар һәм 16 яшеннән олырак булган хатын- кыз җилкәсендә. 50 шәр килограммлы капчыкларны 16- 18 яшендәге кызлар күтәрде, гаилә оештырып, балалар тәрбияләделәр. Кемгә һәм ни өчен кирәк булды икән ул сугыш? Миллионлаган иң асыл ирләрне утка кертергә, җыелган байлыкны туздырырга, биналарны, торак йортларны яндырырга, балаларны ятим калдырырга, хатын- кызларны ирсез яшәтеп җфага саллырга кирәк идеме? Сер түгел, комбайнда сугылган ашлыкны чүп- чардан чистартып, сортларга аеруда эшләүче кешеләр, бераз булса да, йә кесә, йә чабата төбенә салып, ике- өч грамм урлап кайта иде инде. Ай буе эшләп, тугыз- ун килограмм иген җыела иде. Шул ашлыкны юуып, кояштамы, мич башындамы киптереп, кул тегермәне аша чыгарып, ярма, он әзерли иде халык. Без әтидән бишәү ятим калдык: әни һәм дүрт бала.

    Кырык яшендәге әни җилкәсендә дүрт сабый. Әни, зур апа һәм абый, һәр көнне таңнан караңгыга кадәр эштә, ә без - кече Җәмилә белән өй эшләрен башкарырга, мал- туар ашатырга, эштән кайтучыларга өстәл әзерләргә өйдә калабыз. Кайсы көннәрдә кече апа да эшкә бара, бөтен саналган эш минем өстә. Шулай матур гына аяз көнне, без апа белән, бер- бер җыйган игенне юдык та, кояшка киптерергә җәйдек. Көндезге сәгать уннар тирәсе булгандыр, бер көтмәгән җирдән, әтинең район үзәгендә үз гаиләсе белән тормыш кичерүче сеңелесенең 19 яшьлек кызы Әнүзә апа, аһ- ваһ итеп безгә килеп керде. Керә- керүк: -Җәмилә, тиз бул, булган игенегезне яшерегез, прокуратурадан тентү белән киләләр,- дип, шушы араны йөгереп килгәнлектән хәле китеп, былдыр өстенә сузылып ятты. Без, кече апа ббеблән, тиз генә , киптерергә җәйгән 15- 16 кг. игенне капчыкка салдык та, ишек алдындагы коега төшердек. Анда - монда түгелгән бөртекләрне тавыклар бик тиз юк иттеләр. Мин зур себерке алып, ишек алдын чистарттым. Биш- ун минут уздымы- юкмы, тарантаслы ат безнең капка янына килеп туктады. Бер ир ишекне ачып калын, тупас тавыш белән:
    -Бу, Мәфтуха йортымы, әниең кайда?,- дип, миннән сорау ала башлады тарантаста килгән "кунак".

    -Әни эштә, әлегә мин хуҗа,- дип җавапладым.
    -Өйдә кем бар?
    -Кече апа. Кунак кызы-Әнүзә апа да бездә,- дип дәвам иттем мин. Прокуратурадан килгән уң аягы янтык ир белән, яхшы ук киенгән бер апа, рөхсәт тә сорап тормастан өйгә юнәлделәр. Керә- керүк, ул апа чәрелдәп:
    -Әле кунак кызлары да бар, шәп яшиләр! Аннан соң кучерга карап: -Син бу "сопляк" белән кал, качып- нитеп куймасын!,- дип әмер бирде. Кче апа бәрәңге әрчергә, ә Әнүзә апа йон эрләргә керешкән булганнар, ачык калган ишектән:
    -Ташлагыз эшегезне, бандит көтүе, урлаган бодаегыз кайда? Күрсәтегез! Юкса, бөтен байлыгыгызны төяп чыгарбыз, ә үзегезне төрмәдә черетербез!,- дип, акырып, черелди- черелди өстәл сукты теге матур киемне апа. Аңа каршы Әнүзә апа:
    -Урламаганның нәрсәсен күрстәсең, тапсагыз, ипи пешерербез,- дигәч, апа кеше Әнүзә апа янына килеп, йон учламасын идәнгә сыпырып төшерде. Әнүзә апа кулына орчык алганны күргән абый кеше:
    -Ну, ну! Утыр урыныңа! Күрсәтермен мин сезгә, сука көтүе,- дип, пистолетын кулына алган. Ялтырап торган пычак белән бәрәңге әрчеп утыручы Җәмилә апага карап, апа кеше:

    -Әйдә, кызым, күрсәт, нинди иген урладыгыз, өстегездән жалоба язганнар, шуны тикшерәбез.

    -Нинди иген, кайдан урлыйк, көнен- төнен эштә. Рәистән сорагыз. Мин менә төшке ашка бәрәңге пешерәм, тиздән эш кешеләре ашка кайтырлар,- дигәч, апа кеше иргә борылып:
    -Әйдә, карагыз! Должен же быть результат, информатор надежный,- дип, боерык бирде. Ир кеше, аннан- моннан карап, идән астын фонарь белән яктыртып, мич башындагы чүпрәкләрне актарып чыкканнан соң:
    -Чисто. Исе дә юк.
    Апа кеше:- Посмотрите во дворе, может в бане. Яхшы карагыз!,- дигән сүзләрне без бик яхшы аңладык. "Герой" кушаматлы этебез сизеп алган күрәсең, кырда йөргән җиреннән ишек алдына йөгереп кайтып керде. Чит кешеләргә ажгырып, авызын зур ачып өрергә кереште. Абый кеше пистолетын чыгарып һавага атып җибәрде. Эт тагын да усаллана төшеп, ныграк өрә башлагач ир:
    -Уберите собаку, а то хәзер пристрелю,- дип гырылдавык тавыш белән кычкырып куйды. Мин, ул тавышны ишетүгә, җиргә сузылып яттым да, аякларым белән тыпырчынып, кычкырып еларга тотындым. (Шулай эшләргә мине, минем белән урам якта калган кучер абый өйрәтеп куйды). Җәмилә апа:

    "Герой", тавышланма юкка, молодец! Бар, урының кер әле,- дип, этне чылбырга такты. Ир кеше аннан карап, моннан тикшереп, очлы тимер таяк белән ишек алдындагы төрле урынны казып, бәрәңге бакчасындагы буразналарны актарганнан соң, кереп:
    -Чисто. Даже бер орлык та күренми. Тавыклары да тирестә казыналар. Нет, товарищ следователь.
    -Ладно, мин ул информаторны яңадан сөннәтләргә кушармын. Чукынып китмәсме,- дип, тавыкларга куйган чуенны тибеп очырды да, капкага юнәлде. Аны- моны карап тормастан, тарантаска менеп кундылар. Кучер дилбегәне кулына алып:
    -На, малкай, әйдә кайтабыз, бушка йөрдек, ачуланма инде,- дип атны кайтыр юлга борды. Егерме- утыз метр чамасы киткәч, тарантасның сул яктагы арткы тәгәрмәче күчәреннән чыгып, якка тәгәрәде, ә тарантас нәкъ менә апа кеше ягыннан күчәренә төшеп утырды. Һөнах шомлыгы диярсең, шул урында иртә белән көтүгә киткән бер сыерның "коймагы" да шунда булган, апа кеше, тарантастан егылып төшкән мәлдә, бите белән шушы "коймакка" туры килгән, ә ир кешенең кулында кабызган тәмәкесе булган, әйләнеп төшкәндә апа кеше өстенә туры килгән һәм тәмәкесен утлы ягы белән апа кешенең тырпаеп торган күкрәгенә китереп кадаган. Чыр- чу, ай- вай, аяз көнне яшен яшьнәү белән бер иттереп, кучерның "төтенен" чыгаралар. Тавышка күтәрелеп, эшкә бара алмаган урам кешеләре дә җыелган. Кайсылары эчләрен тотып көлә, кайберләре апа кешегә әрченергә булыша. Бер кулын сугышта өздереп кайткан Алимҗан абый белән кучер тәгәрмәчне алып килеп тарантасны җыйганнар. Авариянең сәбәбен дә ачыклаганнар, сәбәп- чәкүшкә юклыктан килеп чыккан. Тарантастагы тимер күчәрнең башында зур гайка шплинт белән бөркетелгән булган икән. Шплинт булмагач, гайка борылып чыгып эшне бозган. Гайканы тапканнар табуын, ә менә шплинт урынына Алимҗан абый зур кадак куеп, экипажны озаткан. Шплинтның югалу сәбәбе дә кызык. Бу вакыйганың икенче көнендә бергә уйнап йөргән сердәш Нәсыйх исемле күрше малае килеп керде һәм ул болай сөйләде. "сезнең турыдан узып барам. Карасам, тарантас, ят ат, монда зур кунклар булырга тиеш, мәйтәм, гаеп итмә инде, сөйләшкәннәрне тыңлап тордым. "Герой" ның ажгырып өрүе сакка калдырды, мәйтәм, теге апаның чәрелдәве урамга ук ишетелеп тора. Әле шулаймы, мәйтәм, "шәп" кунаклар икән, мәтәлеп китегез, мәйтәм, күчәрнең шплинтен суырып алдым да үлән эченә ташладым. Үзем Наилләр абзары артына кереп яшерендем (Наил кара- каршы күрше малае). Авария булган урынга бармадым, Рәфыйк кына сөйләдде, ул теге апага юуыну өчен су биреп торган. "Авылы белән корытырга боларны, чукынып китсеннәр",- дигән апа. Алимҗан абый аңа каршы: "Үзеңне кем ашатыр соң, алар корыса. Син бит сукаламыйсың да, үстермисең дә, кычкыруың бөтен авылга ишетелеп торды, гафу да үтенмәдең әле",- дип, апаның авызын томалады. Аннан соң ул: "Извините" дип тарантаска менеп утырды. Коега ташланган капчыкны зурлар "мәче" белән сөйрәп чыгардылар. Ашлыкны кояш җылысында киптердек. Аннары кул тегермәнендә тарттырдык. Әни онга әчегән катык кушып камыр куйды, аңа уылган бәрәңге дә өстәп бик тәмле иттереп ипи пешерде. Эш кешесе ашарга тиеш! Бу ипи, кеше өлешен урлап кайткан ипи түгел иде. эш өчен рәхмәт әйтеп бирелергә тиешле эш хакы өлеше! Тарантастагылар җийел юл белән тәмле ашарга яраталар, ә эш кешесеннән: "Үзеңә нәрсә, каламы?,- дип сорарга исләрендә дә юк. Алар эш кешесенең җиде кат тиресен салдырырга әзер тордылар.

    Бу вакыйгада Әнүзә апаның батырлыгы чиксез. Ә хәл болай була. Прокуратурада җыештыручы булып эшләүче ханым, эшне сизеп бик тиз генә Әнүзә апаларга җиткерә. Бәхеткә каршы, Әнүзә апаның әнисе Мәстүрә апа өйдә булган һәм кызын тиз генә безгә җибәргән. Район үзәге белән безнең авыл арасы биш километр. Ат белән йөри торган юл елгалар аша узу сәбәпле ара бераз ерагая. Ә елгалар аша туры гына җәяүләп барсаң авылга дүрт кенә чакрым җыела. Әнүзә апа шул туры юлны чаба- йөгерә узып тарантаслы аттан элегрек килеп җитә. Шулай итеп ишек алдыбыздагы кое гаиләбезне зур бәладән коткарып калды. Ә менә кыш чыкканнан соң кырда черегән башак җыйган өчен дә эш кешеләрен төрмәгә ябу очраклары аеруча күп булды. Ирләре сугышта һәлак булган дүртәр- бишәр балалы аналарны яшәү нигезеннән өзүче мыскыллауларның исәбе юк иде. Информаторның кем икәнен белә алмадык. Яңадан сөннәтләгәннәрме юкмы, анысы да билгесез калды, әмма бергә яшәгән, бергә ашаган дигән шикелле, иптәшләрең өстеннән шикаять язып яту, бернинди кысага да сыймый торган хәл. Беленгән чорда- үлем. Аны да "сугышка озатабыз",- дип куркытып, канатсыз "үрдәк" ясаганнардыр. Бу эш тарантасдагылар эше дип уйларга кирәк. Шушындый мыскыллаулар кичереп, без ачлы- туклы, ялангач үскән балалар, җимерек илне аякка бастыруга да карамастан, бүген мәче туендырырга да җитмәслек "пенсия" дип аталган сәдака алып көн күрергә мәҗбүр булабыз. Безнең ил халкының түземлеге, уңганлыгы бер илдә дә юк.

    фото https://yandex.ru/images/search?img_url=http%3A%2F%2Fimg12.nnm.me%2Fc%2Fd%2Ff%2Fb%2Fd%2Fd2a662eed59cfd0251416498c58.jpg&text=колодец%20в%20деревне&noreask=1&pos=0&lr=43&rpt=simage

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: