Туган Як
  • Рус Тат
  • Иҗатчылар очрашты

    90 номерлы һөнәри училищеда узган иҗатчылар очрашуыннан соң күңелдә ниндидер рәхәтлек хисе тойдым. Үзебезнең арада яшәп, җыр, шигырь җыентыклары һәм тарихи әсәрләрне үз эченә алган китаплары белән райондашларга танылып өлгергән язучылар училище укучылары белән очраштылар.

    Рафаил Субаев, Әмир Сабирҗанов, Азат Вахитов, Иршат Закиров һәм Дамир Әхмәтҗановның иҗатлары гади, аңлаешлы. Кайсы гына шигырьне, яки язманы укысаң да сюжетларның байлыгын күрәсең. Иҗатларының беренче юллары ук укучыда кызыксыну уята. Аларның күбесе язу эшенә керешү өчен балачакта ук күңел тынычлыгы эзләп кулларына каләм алган. Әллә ничә дистә ел тупланган язу эшләре инде китап булып та басылган. Азат Вахитовның иҗат чишмәсе дә моннан кырык биш ел элек Абдулла Абязов җитәкләгән "Бөреләр" әдәби берләшмәсенә барып тоташа икән. Әлеге берләшмәгә йөрү иҗат итүгә этәрә. Биредә шуны да әйтү урынлы, газетада укучылар иҗатына урын бирелү-бик сөенечле хәл. Чөнки тәүге тапкыр кулына каләмне күпләр мәктәп яшендә үк ала. Шигыре газета битендә басылу яшь каләм иясенә канатлар куя, укучысы алдында җаваплылык хисен көчәйтә. Еллар дәвамында шагыйрәнә күңелле төзүче Азат Вахитовны биләгән романтик хисләр хыял дөньясының хозурлыгын, илаһи киңлеген тагын бер кат дәлилли. Дамир Әхмәтҗанов, Иршат Закиров һәм Азат Вахитовның шигырь юлларында яшьлек, мәхәббәт һәм туган якка булган җылы мөнәсәбәт ачык чагыла. Мәхәббәтнең көчен аңлаган, изге хисләрнең кадеренә төшенгән уй-офыклары киң, хисләр дәрьясы тирән аларның. Хистән һәм уй-фикердән торган нәтиҗәне шигъри сүзгә төреп, тәэсиргә манчып бирә алу аларның шигъри сәләтен күрсәтә.

    Дамир Әхмәтҗанов үзенең сөю җырларында сүз сәнгатенең эчке куәтенә йөз тотып, хисләр тибрәнешен тирәнтен тоеп, иң мөһиме, тапталган сукмакка төшмичә, халыкчан, гади һәм хикмәтле итеп яза. Бу уңайдан бөек шагыйрә Анна Ахматованың: "Шигырьләрнең нинди чүптән үсеп чыгуын белсәгез иде",- дип язган сүзләре искә төшә. Очрашу вакытында училище укучылары язучыларга: "Сезгә шигырь язарга илһам каян килә",- дигән сорау бирделәр. Бу очракта инде Анна Ахматова ул сүзләрне сүз юктан гына язмаган булып чыга. "Чын шигырьнең туу сәбәпләрен кайчак аңлатып та булмый, ул үзеннән-үзе, көтмәгәндә туа. Мәсәлән, "Кушкуак чишмәсе" дигән җырым шулай барлыкка килде. Шушы авылның чишмә башында булгач күңел нидер эзләнә башлады, һәм ниһаять, шул ук көнне сүзләрен дә, көен дә язып куйдым",- ди Дамир. Иң мөһиме, шагыйрьнең үз йөзе, үз хисләре һәм үз алымнары бар. Шуңа күрә аның күп җырлары безнең күңелләргә үтеп кергән һәм халык җырларына әйләнә бара.

    Ә Рафаил Субаевка килгәндә, аны инде халыкчан язучы, дип атарга да мөмкинлек бар. Аны бүтәннәр белән бутап булмый. Салмак, җайлы, һәр сүзен үлчәп язучы Рафаил аганың самими шигырьләре прозаимнарга бай. Шигырьләрендә гади замандашлар, әхлаклылык, дус-ишләр һәм дини темалар сурәтләнә. Очрашу вакытында Дамир Әхмәтҗанов та Рафаил ага турында "ул профессиональ язучы дәрәҗәсенә күтәрелгән, аннан үрнәк аласы гына кала",-дип бик дөрес фикерләр әйтте. Рафаил Субаевның күп шигырьләре фәлсәфи телдә иҗат ителгән. Аны бөтен кеше аңлап та җиткермәскә мөмкин. Кайчак шигырь юлларында авылдашларга, дусларга, дошманга, хәтта, кайчакта, туган-тумачага да бик нечкә итеп юмор аша әйтелгән афоризмнар чагыла. Рафаил аганың дөнья күргән утыздан артык китабы бар. Тагын өчесе, Ходай кушса, алдагы көннәрдә язылып бетәр. Рафаил ага-бәхетле автор. Чөнки аның хезмәт җимешләре бөтен Рәсәйгә таралган дисәк тә була. "Мөхәммәт Пәйгамбәр-ике дөнья рәхмәте" дип аталган VII Бөтенроссия бәйгесендә зур җиңү яулавы да шушы хакта сөйли.

    Әмир Сабирҗанов та китаплар авторы. Аның язмаларында район тормышы, шушы җиргә бөрегеп көн күрүче гади халык язмышы сурәтләнә. Гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгәнлектән әлеге теманы ул рәхәтләнеп, матур итеп тасвирлый белә. Очрашу вакытында язучылар төрле елларда үзләре иҗат иткән китапларын уку йорты китапханәсенә бүләк иттеләр. Училище директоры Рамил Әхмәтов залда утыручы барлык укучылар исеменнән аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, очрашу мизгелләре күңелләрдә озак саклансын өчен истәлек бүләкләре тапшырды. Район китапханәсенең әйдәп баручы белгече Резеда Фәизова да балаларны районнан чыккан язучы әдипләр белән таныштырды, китапханәдә аларның күп санда иҗат җимешләре булуын әйтте. Очрашуны оештыручы, училищеның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилүзә Аббазова исә килгән кунакларга ихлас рәхмәтен белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: