Туган Як
  • Рус Тат
  • Чуваш язучыларының беренче съезды

    Татарстанда беренче тапкыр чуваш язучыларының съезды булып үтте. Әлеге мөһим вакыйгада Чүпрәле районнан да делегация катнашты.

    Чыннан әлегә кадәр мондый чараларның булганы юк иде. Съезд Алексеевск районының Биләр авылында узды.

    Чарада катнашучыларны иң элек тарих белән таныштырдылар. XIII гасырга кадәр биредә 50меңләп кеше яшәгән, бүген исә әлеге җирлектә нибары 1700 кеше гомер кичерә. Тарих чыганаклары мәгълүматларга бик бай. Казан ханлыгы чорына барып тоташучы Биләр авылы элек халык исәбе күп булганлыктан шәһәр дип йөртелгән. Биредә яшәүче халык бик күп төрле һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Әлеге уңайдан тарих кына барланып калмыйча, тормыш рәвеше концерт номерлары аша да күрсәтелде.

    Чарага җыелган халыкны Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар сәламләде. Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлев үзенең чыгышында әлеге съездның максаты булып чуваш сәнгатен үстерү торганлыгын әйтте.

    -Биредә бергә җыелып фикер алышуыбыз чуваш әсәрләрен тиешенчә бәяләп, аның авторларына тагын да иҗат итәргә этәргеч ясаячак. Мәдәниятебезне үстерергә, булганын сакларга кирәк,-диде ул чыгышында.

    Әлеге уңайдан элек елларда чыгарылып килүче чуваш телендәге журналның булуы хакында сөйләде һәм аның бүген дә нәшер ителергә тиешлеге хакында үз фикерләрен белдерде.

    Бу көнне, шулай ук, Татарстандагы чуваш язучылар берлегенең 9 кешелек идарәсе дә сайланды. Аның рәисе итеп бертавыштан Казаннан килгән вәкил Николай Сорокин тәкъдим ителде. Идарә составына Чуваш Чүпрәлесеннән, күп кенә мәкаләләр авторы, Николай Матросов кабул ителде. Делегация составындагы вәкилләр арасында Алешкин-Саплык авылы тарихы китабының авторы Валентин Макаров та бар иде. Алар да чарада чыгыш ясап, әлеге эшнең күптәннән кирәклеген ассызыклап үттеләр. Соңыннан съездда катнашучыларга Татарстандагы чуваш язучылары берлегенең таныклыклары тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: