Туган Як
  • Рус Тат
  • Бер йотым су тәме

    Әтием Вахитов Мөхәрәмнең якты истәлегенә багышлыйм.

    Авызына бер ярма да капмыйча, бары су гына эчеп торуына бер айлап вакыт узып киткән иде инде. Егетләр шикелле йөгереп йөрегәндә, кем дә уйламаган җирдән авырып китте ул. Мәрхәмәтсез авыру-инсульт китереп суккан иде. Өч атналап хастаханәдә дәваланып, файдасы булмавына инанган табиблар, Ходай биргән авыруга, язмыш кушканнарга каршы тору мөмкин түгел икәненә, туры әйтмәсәләр дә хәлне аңлатырга теләп ачыклап бирделәр кебек. Бер кайчан да авырып хастаханәгә кереп ятмаган әтиебез хәлне яхшы аңлаганлыктан, үзе дә өйгә алып кайтуны үтенде. Утны-суны кичеп, сугыш вәхшәтләрен үз җилкәсендә кичергән, җиде ел хәрби хезмәттә булган, күп тапкырлар орден, медальләр белән бүләкләнгән карт солдат гомеренең соңгы чигенә якынлашып килүен бик яхшы аңлый һәм моны тыныч кына, Аллаһыдан килгән сынау итеп, мөселман кешеләренә хас сабырлык белән соңгы көннәрен көтә башлады.Ул бик еш: "Аллаһыбыз ахырын хәерле итсен!" дияргә ярата иде. Өйгә кайтып яраткан урынына урнашкач, тагын шул сүзләрне кабатлады. Тик мәкерле авыру, картның якасыннан чынлап эләктерә дә, һич тә чигенергә уйламый. Өйгә кайтканның икенче көнедә үк, барлык балалары җыелгач, һәммәсе белән бәхилләшеп, үзенең васыятләрен әйтеп калырга ашыкты. Өзек-өзек чыккан сүзләре йөрәкләргә үтеп, теләсәк-теләмәсәк тә, күзләрдән яшь агызырга мәҗбүр итә иде. Хатын-кызлар бигрәк тә... Тик алар ул кайнар көмеш тамчыларны авыру картка күрсәтмичә, мышык-мышык килеп, яулык очы белән сертеп, тиз арада юк итә баралар... Менә ул яңадан, ниндидер куркыныч төш күргән шикелле, армиядә сугыш елларын искә төшерә башлады: -Рамай, Рамай. Су, бер йотарлык, су... Янында, һәр хәрәкәтен күзәтеп, бер-бер артлы кизү торган кызлары, полиэтилен шешәдән әтиләренең авызына су тамызырга ашыктылар. Күзен дә ачмый гына ике йотым су йотты да, чиксез рәхмәтен белдереп, башын селкегәндәй хәрәкәт ясап куйды...

    Әтиебез хәрби хезмәттә армиядә булган вакыйгаларны озак итеп сөйләргә ярата иде. Ул аларны шундый кызык итеп сөйли, һәрбер вакыйганың кечерәк кенә мизгелләрен дә төшереп калдырмыйча, бәйнә-бәйнә төзеп бара ки, хәттә үзең дә аның белән шул вакыйгада катнашкандай буласың.

    ...1943нче елның 12 июлендә аңа 17 яшь тула, ә 25 июльдә армиягә чакырыла. Бөек Ватан сугышының иң кызган чагы. Күп авылдашларның сугыш кырларында һәләк булган хәбәрләре килеп тора. Табигатьтә дә, фронтта да иң кызу көннәрдә чыгып китә ул. Озатырга барлык туган-тумачалар, күршеләр җыелган, авылның мулласы килгән. Юл кирәк-яраклары салынган рюкзак-капчыгын тотып утырган яшүсмер егеткә ясин чыккан мулла кеше: "Аллаһы тәгалә, ахырын хәерле кылсын, улым",-дип сүзләрен тәмамлый. Үз кулы белән укучы картка сәдакасын биргәч тә, сугышка чыгып китәсе егетнең аңа карата, бераз үпкәле фикере дә туган була: янәсе, теләкнең бик азын теләде дип уйлый ул. Ләкин, хезмәтен тутырып исән-сау әйләнеп кайткач та, чиксез рәхмәтен белдерергә дип иң беренче шул картның өенә бара.

    Ул көнне Яңа Кәкерле авылыннан-9, районнан-137, ә Казаннан бер эшелон егетләр Монголия Халык Республикасына дивизия булып Байкал арты фронтының 17нче армиясенә җибәреләләр. Бу фронтның төп бурычы-япония гаскәрләренең Советлар Союзына каршы икенче фронт ачырга җыенуына каршы оештырылган чара булып тора. Ә 1945нче елның 8нче августында СССР Япониягә каршы сугыш игълан итә. Фронт узасы маршрут алдан каралган буенча сусыз далалары булган Эчке Монголия буйлап, Гоби чүле, Төньяк Маньчжуриядән алып көньякка 250-300 километр араны иңләп Сары диңгезгә хәтле сузылган, күпсанлы тау сыртларыннан торган Зур Хинган тавы аша уза. Зур Хинган исә борынгы заманнардан ук дошман арасында табигый киртә булып торган. Шуңа күрә дә японнар бу юлдан совет гаскәрләре уза алыр дип башларына да китермәгәннәр һәм ул урында хәрби корылмалар ясауны да, күп санлы армия тотуны да кирәк санамаганнар. Шул сәбәпләр аркасында, билгеләнгән маршрутны тиз арада узу куелган була. Бу сугышчан походның тарихта икенче поход дип саналуын әти горурланып сөйли иде. Менә шушы сусыз, үлем дәрьясы аша узгандагы әти сөйләгән берничә эпизодка тукталып үтмәсәм, ирештерергә теләгән хикәям тулы булмас кебек.

    ...Күктән кояш, ә астан кирза итекләр аша аякларны пешереп ком кыздыра. Эсселек илле градустан узып китә. Комга батып утырган машиналар, катюшалар, минометчылар очрый. Радиаторның сулары кайнап, пар чыга, өстәргә су юк. Колоннада барган солдат бетен кирәк-яракны җилкәсенә аскан.

    Аркасында капчык, автомат, противогаз, су флягасы. Тирә-юньдә агач та, куак та, бер нәрсә күренми, әз генә җил дә исми. Маңгайларда, җилкәләрдә тоз каткан. Шундый хәлдә җәяүле солдатлар көненә 60-70 километр ара уза. Кайсылары эсселеккә чыдый алмый, барган килеш китеп егыла, андыйларны арттан килгән, арбаларга җигелгән атларга салып китәләр, бер йотым булса да су каптыралар.

    Ә беркөнне, ниһаять, күк йөзендә болыт хасил булды, сизелер-сизелмәс җил дә исеп куйгалый, димәк яңгыр яварга җыена дип уйладык,- ди әти. Болыт килеп яңгыр яварга тотынганда плащ-палаткаларны чыгарып почмагыннан тотып, бераз булса да су җыеп калу теләге белән, көтә башладык. Тик ни гаҗәп баш өстендәге коеп яуган яңгыр палаткаларга төшеп җитә алмый парга әйләнә бара иде. Бу походтан тагын бер истә калган вакыйга- полкның көмеш сулы күл янына килеп чыгуы. Менә суның эчәргә яраклы икәнлеген белгәч, солдатлар күлне сырып алып, каскаларга тутырып күпме эчкәнне дә абайламыйча, туйганчы су эчкән идек, хәттә иелгәч авыздан кире килә башлаган иде. Суның тәмен, аның кадерен Гоби чүлен кичкәндә белеп кайттым улым...

    ...Бүлмәдә тынлык иде. -Тагын күзләрен йомды, йоклап китте ахрысы,- диештеләр. Тик бу юлы утны, суны кичкән карт солдат, гаиләнең иң кадерле, иң күркәм кешесе-әтиебез җан биреп, йөрәге тибүдән туктап, якты дөнья белән хушлашып, бакыйлыкка күчкән иде инде. Хуш, кадерлебез! Син бу җирдә иң бәхетле кеше булып гомер кичердең. Һәр нәрсәне үз кулларың, ак кәгазь төсле чиста, намуслы хезмәтең белән, ир-ат кешесенә бирелә торган, Тәңребез каршындагы бурычларыңны мөселманнарча үтәп киттең. Әйтеп калдырган васыятләреңне тормышка ашыручы балаларың син күрсәтеп калдырган эздән атлый. Тыныч йокла, нәселемнең Имән агачы!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: