Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай- балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә иң әхәмиятлесе алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Тукай үз әсәрләрендә балаларга үгет- нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый,...

Әйе, халкыбыз үзенең сөекле улын һич тә онытмаячак, чөнки аны-Тукайны онытырга мөмкин түгел. Менә быел да без Тукайның 130 еллыгын зур хөрмәт белән искә алабыз. Шушы уңайдан Республикабыз күләмендә төрле кызыклы чаралар уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да бу чаралардан читтә калмады.

Күптән түгел генә "Илһамият" республика - фестиваль кокурсында Мударисов Илсаф Г. Тукайның "Сөбханалла" шигырен мукып 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булса, 7 нче сыйныф укучысы Садыкова Рәзидә"Оста шигырь сөйләүче" номинациясендә актив катнашучы исеменә лаек булды. Ә үткән атнада Казан шәһәренең М. Салимҗанов исемендәге актёрлар йортында оештырылган "Тукай замандашлары" конкурсында катнашып 9 нчы сыйныф укучыбыз - Мударисов Илсаф беренче урынны яулап , беренче дәрәҗәдәге димлом белән бүләкләнде. Шушы җиңү белән без 22 нче апрель көнне М. Сәлимҗанов исемендәге актёрлар йортында үткәрелгән гала концертта катнашу бәхетенә ирештек.

Г. Тукай көнен мәктәбебездә дә билгеләп үттек. 26 нчы апрель көнне мәктәбебездә иртәдән бирле күңелле һәм тантаналы көйләр яңгырап торды. Укучылар хәзерлеге белән шигырь сөйләм конкурсы оештырылды. Укучылар бик теләп катнаштылар. Г. Тукай мәңге безнең күңелләрдә исән булып сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай