Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Марс урта мәктәбендә Тукай иҗатын өйрәнделәр

Зəңгəр күк йөзендə кояш балкыган чакта, шаулап-гөрлəп яз килгəндə, татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.

Мәктәп укучыларын Г.Тукайның тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән таныштыру, әлеге олуг шагыйрьнең татар халкы тормышында, татар әдәбияты тарихында тоткан урынын күрсәтү, шулар аша укучыларда татар халкының тарихына, мәдәниятына, әдәбиятына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, югары әхлаклы, тирән белемле һәр яктан камил шәхес формалаштыру; Тукайның иҗаты аша телебезнең бөеклеген күрсəтү; туган телебезне өйрəнү, саклау, үстерү, аның байлыгы, матурлыгы аша аңа ихтирам həм игътибар тəрбиялəү максатыннан Марс гомуми урта белем бирү мәктәбендә Тукай көннәре игълан ителде. Ул 20 нче апрель көнне "Тукай дәресләре" белән башланып китте.

Бу көннәрдә "Тукай иҗатын беләсезме?" дигән викторина, "Әдәби марофон", Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү, "Шигырь бәйрәме", "Без китап яратабыз" дигән исем астында китаплар күргәзмәсе, Тукай эзләреннән (виртуаль экскурсия) оештырылды. Ә 26 нчы апрель көнне "Язлар белән җиргә Тукай килгән" дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмебез бөек Тукаебызныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Киләчәктә дә Г.Тукай әсәрләрен, әкиятләрен өйрәнеп, яраткан җырларын җырлап,аның иҗатыннан көч алып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай