Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Иске Дуван балалар бакчасы-башлангыч мәктәп укучылары КВН уйнады

"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә Иске Дуван балалар бакчасы-башлангыч мәктәп укучылары һәр елны актив катнашалар.

Укучылар белән "Без Тукай оныклары" дигән темага КВН үткәрелде. Бу бәйгедә ике команда катнашты. Беренче команда "Дуслык", икенче команда -"Шатлык". Башта һәр команда бер-берсен сәламләде. Шуннан соң, төрле конкурслар булды. Конкурста Татарстан шәһәрләре турында, Тукай шигырьләре, табышмаклар, мәкальләр кулланылды. Биремнәр буенча сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен таптылар. КВНда ике милләт балалары татар телен яхшы белүләрен исбатладылар. КВНда "Шатлык" командасы -72, "Дуслык" командасы 60 балл җыйды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар бәйрәмнән истәлек бүләкләре алып, үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм