Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Иң-иңнәре сайланды

15 мартта 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге X фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы үтте.

Чарада район мәктәпләреннән 37 укучы катнашты. Конференция ике секциягә бүленеп эшләде. Һәм биредә укучылар Л.Толстой, А.Пушкин, В.Каверин, К.Паустовский, В.Аксенов һ.б. кебек бөек язучыларның тормыш һәм иҗатлары, әсәрләре буенча чыгыш ясадылар.

Укучылар үз чыгышларын "2012 ел-тарихи-мәдәни мирасы елы" темаларына нигезләнеп әзерләгәннәр иде. Һәр укучы да үз чыгышында фикерен тулысынча ачып бирергә тырышты, шул ук вакытта югалып калмыйча, жюри тарафыннан бирелгән сорауларга да җаваплар бирделәр. Катнашучы укучылар арасында бөек язучыларга, төрле темаларга багышланган һәм үзләре рус телендә иҗат иткән шигырьләрен матур итеп,сәнгатьле, интонацияләрне дөрес куеп укып жюри хөкеменә тәкъдим итүчеләр дә булды.

Реклама

Жюрига да, әлбәттә, җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Чөнки муниципаль этапта җиңүчеләр Казан шәһәрендә үтәчәк конференциядә район мәктәпләре данын якларга да тиеш була бит әле. Шуңа да биредә "иң-иңнәр" генә сайланып алынырга тиеш иде.

Район күләмендәге муниципаль этаптагы конференциядә Диләүсә Ахметова (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Эльвира Амерханова (1 номерлы Иске Чүпрәле), Раиса Кузнецова (Хорновар-Шигали), Галия Мохитова (Иске Шәйморза), Камилә Рәкыйпова (1 номерлы Иске Чүпрәле), Анастасия Корчакова (Зур Аксу), Назлыгөл Мәхмүтова (Шланга), Любовь Антонова (Алешкин-Саплык), Аида Фәизова (1 номерлы Иске Чүпрәле), Илһам Низаметдинов (2 номерлы Иске Чүпрәле), Динә Халитова (Кече Чынлы), Регина Мөхетдинова (1 номерлы Иске Чүпрәле), Илүс Әхмәтҗанов (Яңа Кәкерле), Илсөяр Азизова (Иске Кәкерле урта мәктәбе) җиңү яулап, республика күләмендә катнашу хокукына ия булдылар һәм Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук, конференциядә чыгыш ясаучы барлык укучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият

2
X