Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Шигърият бәйрәме

Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тернәкләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирү һәм аларда әхлак сыйфатлары булдыруда балалар шигъриятенең роле чиксез зур. Эчтәлеге белән сабыйлар күңеленә якын, аңлаешлы шигырьләрнең нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың сөйләмен баетуда, зиһенен үстерүдә иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шуны истә тотып, "Кояшкай" балалар бакчасында "Яраткан шигырем" дип аталган шигърият бәйгесе булды. Балалар бу көнгә әниләре һәм тәрбияче апалары белән бергәләп бик җитди әзерләнделәр. Шигырьләрне өйрәнеп, кабат-кабат сөйләп карадылар һәм бик матур итеп чыгыш ясадылар. Сәнгатьле укуга бөтен осталыкларын куеп, интонация, паузалар белән сөйләргә тырыштылар. Балаларның осталыгын балалар бакчасы мөдире Е.Нуртдинова, район мәдәният йортыннан килгән халык театры режиссеры Р.Калимуллин, ата-аналар комитеты әгъзалары Т.Азизова, Э.Буркеева, өлкән тәрбияче Э.Амерханова бәяләделәр. Җиңүче балалар мәдәният йортында үткәреләчәк бәйгедә катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев