Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Иске Чокалы урта мәктәбендә якташыбыз Әмир Сабирҗановның китапларын тәкъдир итү кичәсе узды

Иске Чокалы урта мәктәбендә якташбыз Әмир Сабирҗановның китапларын тәкъдир итү кичәсе булды.

Ни өчен Иске Чокалы урта мәктәбендә, дигән сорау тумас, мөгаен. Әмир аганың шушы авыл кешесе икәнлеген күпләр белә. Һәм дөнья күргән җиде китабының барысы да шушы авыл тарихына, аның кешеләренә багышланган..

Кичәне Әмир аганың авылдашлары һәм хезмәт еллары, гомер юллары да бергә үрелеп барган Дилә Хәйретдинова, Гүзәлия Сәгъдиева оештырганнар иде. Аларга авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов ярдәмгә килгән. Уртак тырышлык белән күңелләргә уелып калырлык бер чара узды.

Реклама

Мәктәп укучылары язучының шигырьләрен, әсәрләренннән өзекләр укыды. Чыгыш ясаучылар Әмир Сабирҗанов узган юл һәм китаплар язуын зур хөрмәт белән сөйләделәр. Язучы исә үзен олылаганнары өчен һәркемгә рәхмәтләр әйтте, автографлы китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташыбыз язучы китап тәкъдир итү кичәсе