Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары шагыйрә Наҗия Шагаева белән очраштылар

Алмагач, сиреньнәр шаулап чәчәк аткан бер мәлдә, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен аеруча шатлыклы бер вакыйга булды. Мәктәптә, Зур Чынлы авылында туып-үскән, хәзергесе көндә Ульян өлкәсендә яшәп, иҗат итүче шагыйрә Наҗия Шагаева белән, "Язмышыма рәхмәтлемен" исемле очрашу үткәрелде.

Очрашуда иң беренче сүзне түгәрәк җитәкчесе Рәмзия Мистякова алды. Аннан балалар кунакка килгән кадерле язучыбыз Наҗия Шагаеваның шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Соңрак үзләре иҗат иткән хикәя һәм шигырьләрен укыдылар.

Мәктәпнең ике укучысы соңгы елларда гына Зәки Нури премиясенә лаек булды. Очрашуда алар үзләренең төрле темаларны яктырткан, тирән эчтәлекле шигырьләрен укыдылар.

Реклама

Наҗия Шагаева исә үзенең иҗаты белән таныштырды. 53 яшендә генә кулына каләм алып, ел саен китап бастыруга ирешкән шагыйрәнең инде биш китабы дөнья күргән. Ул укучыларга үзенең шигырьләрен, бәетләрен укыды, аларга шигырь язу өчен күп укырга, кешеләр белән аралашырга кирәк дигән киңәшен бирде. Укучыларга үзенең китапларын бүләк итте.

Мәктәп директоры Наил Низамов килгән кунакларга чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырып, киләчәктә укучыларга иҗатларының дәвамлы булуын, ә кунакларга исә шундый очрашуларның ешрак булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге шагыйрә Наҗия Шагаева