Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Яңа Кәкерле авылы китапханәсендә шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллыгын билгеләделәр

Яңа Кәкерле авылы китапханәсендә 24 декабрь көнне якташыбыз фронтовик -шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллык юбилеен билгеләп үттек.

Татар теле укытучысы Насибуллина Гелинә шагыйрьгә багышлап үзе иҗат иткән шигыре белән кичәне башлап җибәрде. Китапханәче Миначева Рәйнә Зәки Нури сүзләренә язылган "Яныңа үзем барам", "Җилләр иссәләр..." җырларын башкарды.

Укучылар шагыйрьнең биографиясен сөйләп, кайбер яңа мәгьлүматлар белән таныштырдылар. "Еллар һәм юллар" китабы буенча шигьри сәяхәт оештырылды. Мәктәп китапханәчесе Вилданова Дилүзә 6нчы сыйныф укучылар белән, Зәки Нуриның "Үлгәннәр дә үч алды" китабыннан өзек сәхнәләштереп күрсәтте. Кичәбез шагыйрьнең "Туган як көе"исемле җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллыгы