Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Якташыбызның яңа китабы басылды

Күптән түгел Казанда якташыбыз Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рафаил Сираҗиның "Сабырлыкка мәдхия" дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

Бу китапта авторның ярты гасырдан артык гомере дәвамында иҗат ителгән, укучылар өчен шактый кызыксынып, гыйбрәт алып укырдай төрле жанрдагы тезмә һәм чәчмә әсәрләре урын алган. Аерым алганда 488 биттән торган бу саллы җыентыкта шактый урынны шагыйрьнең лирик шигырьләре били. Ислам дине кануннарына нигезләнеп барлыкка китерелгән, "Илаһият нурында" дип исемләнгән бүлектә мөнәҗәтләр, дога-теләкләр һәм ислам әхлагын пропагандалаучы тезмзә әсәрләргә урын бирелгән. Бу бүлектә аның шактый гыйбрәтле "Тарих дәресе" дип аталган поэмасы да тәкъдим ителгән. Моннан тыш җыентыкта "Җырлар", "Багышлаулар","Бәетләр","Юмор һәм сатира", "Мәсәлләр", татар әдәбиятында бик сирәк очрый торган жанр - һәр сүзе алфавитның аерым хәрефләреннән башланган, эченә шактый гыйбрәтле фикерләр яшерелгән сүзтезмәләр (автор аларны "САф-сафсаталар" дип тәкъдим иткән), балалар өчен шигырьләр, һәм "Мәзәкләр" урын алган. "Җырлы гомер" дип аталган бүлектә Р. Сираҗиның иҗаты һәм тормыш юлы турында шактый киң мәгълүмат бирүче, районыбызның каләм өһелләре Я. Айнуллов, Р. Хисмәт, Җ. Якупов. К. Миңлебаев, И. Закиров , Р. Җамал (Җамалетдинова), С. Бәдретдинов, С. Шәрапова, М.Таҗетдинова. С. Бикчуров, Д. Әхмәтҗанов, ,З. Нигъмановалар тарафыннан әйтелгән фикерләр урнаштырылган. Моннан тыш авторның иҗади эшчәнлегенә, шулай ук юбилейларына багышлап үткәрелгән кичәләр уңаеннан, Җөмһүриятебезнең һәм районыбызның күренекле шәхесләре - профессор Мансур Хәсәнов, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Шейх Равил Гайнетдин, Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Район башлыгы Тимур Нагуманов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле җирле оешмасы рәисе Иршат Закиров, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучылары коллективы исеменнән тәбрикләүләр дә урын алган.

Китапка өстәмә буларак, язучының төрле елларда туганнары, дуслары, әдәбият һәм фән эшлеклеләре белән очрашулар вакытында сурәткә алынган , автор өчен тарихи кыйммәткә ия булган фоторәсемнәре дә урнаштырылган.

Р. Сираҗиның басылып чыккан дистәләрчә китапларындагыча ук, бу җыентыгында да үзенең тормышта сайлаган мәсләгенә тугрылык сакланган. Биредә һәркемнең күңелендә, рухи калебендә югары дәрәҗәдә урын алырга тиешле булган, Аллаһыга, ата-аналарга, намуслылыкка, әхлаклылыкка, туган җиренә мәхәббәт , дусларга тугрылык хисләре тәрбияләү тиешлелеге калку итеп сүрәтләнгән.

Бу китапны үзендә булдырырга теләүчеләр район үзәгендәге китап кибетенә яки авторга мөрәҗәгать итә алалар.

Район газетасы сайтында бу китаптан алынган әсәрләрнең кайберләрен интернет аша компьютерда да укый алачаклар һәм аларга карата үз фикерләрен җиткерү мөмкинлеге дә бар.

Рафаил СИРАҖИ

ИСРАФ КЫЛМА ВАКЫТНЫ.

Ходай безгә көннәр бирә өлешләп.

Шуңа алар кыйммәт алтын - көмештән.

Ул көннәрне буш гамәлдә уздырма,

Бушка чабып, аяк төбен кыздырма.

Исраф кылу, чамасыннан артыкны -

Бизәр, димсең, яшьлекне, йә картлыкны?

Бушка үткән гомереңне сагынып-

Кире кайту булмас, канат кагынып...

Бушка сарыф итеп гомер көннәрен,

Сизмәссең дә яшәү -чыраг сүнгәнен.

***

Дускаем, тыңлый беләмсең

Акыллы өлкәннәрне -

Җирдә береккән урынында

Гаделлек көткәннәрне?

Ак сакаллы ил картлары

Мәңге-мәшрик бар булган,

Акыллы сүз тыңлаганның

Яшәүләре җай булган.

Аксакаллар берчакта да

Кыйблаларын җуймаган;

Җил кайдан исүгә карап,

Язмышлардан узмаган.

Күкләр сере үрелгәндер

Хакыйкый тамырлыкта.

Шул яшәтә бу дөньяны

Акыллы Сабырлыкта.

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ӨЛЕШЕ

Күкрәк киереп дау тотасың

Туу белән көн яңа -

Йә, бәндә - әдәм баласы,

Ни дәгъваң бар дөньяга?

Тигез сафтан алга чыгып,

Аздырып нәфесеңне,

Сабырлык чикләрен үтеп,

Этәсең шәхесеңне.

Туктап, уйлан бер мизгелдә:

Кем син, кая барышың?

Сиңа гына хас түгелме

Бу азгынлы карышу?

Сиңа дигән - сиңа булыр,

Кермә чит өлешләргә.

Туар көннәр ни китерер

Хәрәмләшкән кешеләргә?

Бүген "күпләп эләктерсәң"

Ни калыр иртәгегә?

Бел: һәркемнең дә өлешен

Язмышлар киртәләгән.

Сабырлык - яшәүгә канун,

Күкрәгеңне киермә.

...Ходай насыйб итсен безгә

Тигез сафта килергә!

ИЯРҮ ШАУКЫМЫ.

"Модер", диләр, "модер..." диләр, лаф оралар, лыгырдыйлар.

"Модер булса - тиз арада байлык ташып тулыр", диләр.

"Модер", диләр - сүзе аның Ауропадан килгән үрнәк,

Мәгънәсе әйбәттер, әмма, насыйп микән файда күрмәк?

Нинди мантыйк модерлаудан узмаса ул лыгырдаудан,

"Алгарыш", дип, күз буяучы "Модернлы" лидерлардан?

Үзгәртүгә, яңартуга омтылыш - хуп, ярап тора,

Әмма, тормыш алга китмәс купшы сүзгә карап кына.

Ат чаба, дип сыер да чапса - иярүдән мәгънә бармы?

Шәптер, һәркем файлаланса үз шәкелендә аларны...

"Модер" түгел, иман кирәк - җирдә гаделлекләр өчен,

Әдәп-әхлак бакчасында җир эшкәртү, куеп көчең.

Хәмер, сыра заводларын "Модерлау"дан табыш эзләп,

Бу - агулы ук атудыр иманлы рухларга төзәп.

Иманлылар акыл белән башкара ул "модерн"ны.

Хәләл хезмәт нигезендә, җирдән күтәрми борынны...

Ә биредә әлкән-сәлкән... Читтән кергән тауар белән

Алдаш-сатыш кына бара - хәрам үсә "дөнья күләм"...

Рибахурлар, зинахурлар, исәр башлы зимагурлар,

Туймас корсак - миллиардерлар - хәрәмлеккә чумган бурлар...

"Модернизация" өчен - тирең түгеп эшләү лязым.

Намуслы хезмәттә булсак - каршыларбыз бәхет язын!

ҮКЕНЕЧЛӘР КАЛГАНМЫ?

Дәрт булып та, дәрман чикле

Чорга килеп ирешкәч,

Яшәүнең чынбарлыгында

Хаклык белән күрешкәч -

"Эх!"- дигән, ярсу теләкләр -

Үкенечкә әйләнеп,

Бимазаласа күңелне,

Ара-тирә бәйләнеп -

Салкын акылыңны чакыр

Күңел киңлекләреңнән,

"Эзләмә , дип, үкенечләр

Рухи кимлекләреңнән".

Үткәнгә "борылып кайту" -

Җырда да - тик сүз генә...

Кайту булмас. Хәтирәңне

Чуалдырма. Түз генә!

Күңел юатырдай сүз тап:

"Әле шөкер, ул чакта

Яшьлекнең шаянлыкларын

Сыйдырганбыз кочакка..."

Үкенмә, бар теләкне дә

Үтәүләр - мөмкин түгел.

...Башкарылган кадәресен -

Онытмый торсын күңел!

ТАРИХ ДӘРЕСЕ

Поэма. Кереш

Бергәләшеп, тынга калыйк әле, мәшәкатьне куеп бер якка.

Бу дөньяда яшәү шау-шуыннан ниләр ишетелә колакка?

Тыңлыйк әле үткәннәр аһәңен, чорлар язган китап аркылы.

Хәят хәлен язу максатында ни тудырган әдәм акылы?

Лаф орулар баштан ашмаганмы? Хакыйкатькә юллар дөресме?.

Диварларга "борчак ату юкмы"? Гыйбрәтлеме дәвер дәресе?.

Иярик тә фикер тизлегенә, матурлыклар эзлик тарихтан.

Күңелебез хаклыкка мөкиббән, хаклык, гаделлеккә зарыккан.

Тарих - маҗаралы китап түгел, ул - тирән мәгънәле кулланма.

Анда чагыла - чынбарлыкта халык, ни кичергән узган юлларда?

Чын тарихны халык тудырганда, бәян ителәчәк дөреслек.

Әгәр, хаким ихтыры булса - ул, ялганлашуга керешер...

Сәясәткә төреп чынбарлыкны, үз каланчасыннан чаң сугып,

Диктаторлар әмерен үтәсәләр - чагылыр анда язу "су сыгып".

Тарих көзгесенең төсе - кайчак кара яки алга буяла,

Кайчак, диктаторлар теләгендә, ул ак тап кына да булала...

Ак таплардан торган төссез тарих җиткерәме хаклык авазын?

Чын булмаган фикер - гайбәт сымак, тутырып тора күпме чүп базын?

Гавам өчен тарих кирәкме соң? Нигә үткәнеңне белүең?

Шушы сорауларга этәрәдер чорга битарафлар килүе...

Үткәннәрдән гыйбрәт алмасын, дип, тырышучы "даһи" хакимдар -

Шовинистлык дәртен алга куя, уйлап "олуг милләт" хакында.

Хыялында - "тәре походлары", "бер дин, бер тел", диеп, шашыну.

(Хәлдән килсә, бөтен милләтләрне колы итәр иде, ашкынып)

Тик, хакыйкать - халык теләгендә - тыныкланмас нурдай яктылык;

Милләтләрне шул нур яшәтәдер, көнен бизәп, өметтән тулып!

Гаршеләрдән иңгән бу яктылык - тигез төшә һәрбер милләткә,

Кеше заты халык груһында ия булса рухи кыйммәткә.

Һәр милләтнең калеб камиллеге - туган җирләренә тугрылык!

Шул хакыйкать җирдә яшәгәндә хаят аты калмас тугарылып.

Яшәү мәйданында, бәндәләрнең күп төркеме итә хәрәкәт;

Фидакярлар төркеме зур булса - җирдә сакланачак бәрәкәт.

Ни булачак, әгәр шушы төркем тарих тудырудан читләшсә?

Алар - калкан, гаделлек сагында, аларга - хөседлек ят нәрсә.

Гарше канунары гамәлләрен башкарган бу төркем - җир даны.

Алар матур үрнәкләре белән әхлакка бизиләр дөньяны.

Әмма, төркемнәрнең арасында сорылар бар, чуар холыклы.

Алар - иблис ләгыйнъ коткысына сөйрәп керә таркау халыкны.

Гыйсъянчылар чакыруын хуплап, ирексез дә, җаны сайлап та,

Дөнья болгатырга керешәләр, сәҗдә кылып канлы байракка...

Гыйсъянчылар, тарих сәхифәсен яңа төсмер белән бизәгән.

Алар яккан учак төтененең исе аңкый күпме илләрдә...

Аңкыган ул, сасып, аңкыячак, яманлыкны шайтан котыртса,

Соры төркем шуны исни-исни, зольмәт упкынына юл тотса.

1.

Җир иңендә булган хәл-әхвәлләр китап аша кабул ителә,

Илләр белән илләр бәйләнеше йомгаклары шунда сүтелә.

Астрономик киңлекләрдә түгел, җирдә ята язмыш эзләре.

Китапларда чагыла кешелекнең гаҗәплектән гаҗиз күзләре.

Тарих, кардәш, Тәкъдир язмышыннан җиргә иңә торган чагылыш.

Шуның боҗрасыннан читкә чыксаң - хәрәкәтне урый зур ялгыш.

Гаршеләрдән иңгән Китап кына гадел сурәтләгән тормышны;

Ә җирдәге язучылар "сырлый", кайсы ялган, кайсы чынлыкны...

Гаршеләрдән иңгән Китапларда* мәңгелекнең яшәү кануны.

Гыйбрәтләре ачык бәян итә рухи камиллекләр табуны.

Күкләр төзи җирдә язмышларны. Күк хуҗасы - гадел, кодрәтле.

Тик ул гына төгәл тәкъдир кыла яшәү өчен нәрсә кирәкне.

Ул кануннар җиргә ирешкәннәр фәрештәләр аша бу җиргә.

Андагы гыйбрәтләр - төп кулланма була алса иде һәр иргә!

Шушы гыйбрәтләргә җайлашканнар - төзек саклар хаклык кысасын;

Ә, хәлләрне җирдә язучылар - хасса, уйдырмалар остасы.

Җирдә азмы җисем әверелгән табынасы потка, аллага?

Сурәтләрдән бага "изге" күзләр, ташлар түндерелгән балбалга.

Шул ташларны мактап, тарихчылар күпме легендалар тудырган.

Җир тарихын язучылар, шулай, ялганда бер-берсен уздырган.

Җирдә кешеләр туган чордан бирле"хакыйкать"тә "борчак" сибәләр,

Таш чоры, дип, бронза, тимер, дип, тамгалауны - алар бирәләр.

***

Тарих битләреннән фикер эзлим. Күңел дөреслекне ярата.

Эзлим: кайсы илнең хакимдары "халкыма булсын!"-дип, җан ата?

Ярты гасыр буе, йөзәр еллап - кан коючы илләр шәйләнә.

Сугыш уты әле дә сүнгәне юк, тарих бер боҗрада әйләнә.

Элек, уклар очкан яу кырында, хәзер аңкый ачы дары исе...

Әй, язылсын иде, җир-мәйданда гөлләр үстерүләр тарихы!

Әйтерсең лә, бәндә җир өстенә яу чабарга гына яралган?

Фидакарьләр гарык - төзегәне, ут-ялкында янып, каралган...

2.

Һәрбер шәхес тормыш киңлегендә үз тарихын яза. Кем ничек?

Кемдер язмыш боҗрасын җимерә, кемдер яши шуңа килешеп...

Боҗра бозып ерак барасымы? Һәрбер ераклыкның чиге бар.

Аның чиге илтә бакыйлыкка,шунда - алып бара һәр юллар.

...Гаршеләрдән иңгән сүзне тыңла:"Мәңгелеккә күчәр көн җитә!

Канун хөкеменнән йөз чөергән сабырсызны "анда" ни көтә?"

Анда - билгесезлек. Ходай белә, кемне нинди язмыш каршылый?

Хаклык хозурында хөкем булыр - җирдә кылган гамәл аркылы.

Катгый булыр сорау, фани җирдә ялгыш юлда булган җаннарга.

Хилаф гамәл әҗере - хафалы, авыр газап салыр аларга...

Хаклык сызыгыннан чыгучылар - яман гамәл - гыйсъян кузгата.

Гыйсъянчылар азып-тузуларга,әдәп бозуларга юл ача.

Алар җирдә гарасат кузгалтып, кан коюда була хакимдай.

Шулар ихтыяры намусында күпме толлар, күпме ятимнәр...

Гйсъянчылар булган, булып тора, алар санын тарих беләдер.

Яман гамәлләрдән шатланудан, Иблис, эче катып көләдер.

Канлы сугыш - кара гарасат ул, аны җитәклидер түрәләр -

Иблис ялчылары. Зур низагта күпме җаннар иза күрәләр?!

Тарих белә, шушы болганышта гавам - пушка ите яуларда.

Алар - "гомум", "соры төркем" генә, хокуксыз, ганимәт дауларга.

Ганимәтне - илбашлары яулап, тарих битләренә керәләр.

Дан-шөһрәт тә алар файдасына... Шуңа, дау ярата түрәләр.

***

"Кайнар башлар"тарих сабагыннан шундый нәтиҗәләр чыгара:

Янәсе,"сугыш - ул кешелеккә тәрәккыят өчен зур чара." -

Гаҗиз булып, биһушлыкта калып, шул фикернең эзлим мәгънәсен.

Күз алдыма килә яшь дәрьясы, миллионнарның канлы гәүдәсе.

Кешелеккә үсеш китерү - ул - утлы корал уйлап табумы?

Җир төтрәткән атом шартлавыннан бар тереклек дөрләп янумы?

Сугыш коралларын сыныйбыз, дип, тыз-быз килеп чаба кемнәрдер,

Ә мин, әрнеп, кабат искә алам авылларның янган көлләрен...

...Искә алам, мең гасырлар буе эшчән халык төзегән калалар -

Шушы "тәрәккыят", шул "үсештә" әверелүен кыргый далага...

...Күз алдыма килә: бу даланы агач сука белән ергалап,

Иген кыры иткән бабамнарның тупланганын эшчән урдага.

Шул урдада дәүләт оешканын, кала, салаларның үсешен,

Акыл туплап, рухи бөтенлеккә, тәрәккыйлашуга күчешен.

Җир язмышын фикер кыла-кыла, илим "тарихчылар" фикерен.

Бары явыз монополист кына кабатлыйдыр ошбу зикерне.

Сугыш - афәт, илләр язмышында. Сугыш - гасырларның ялгышы.

Сугыш - кешелеккә каза булып, тудыра тик ләгънәт, каргышны.

Сугыш - ач күз, туймас нәфесләргә мал бүлешер өчен зур сәбәп,

Хак каргышы төшкән илбашлары хакимлеген саклар "сәгадәт".

Халкы өчен фида илбашлары тәрәккыят, үсеш табуда -

Тыныч хезмәт дәртен тудыралса - ил бәхетенә нигез салына!

3.

...Әдәм заты җирдән хасил булган, һәм Җир-ана аны яратып,

Үз өстенә хаким итеп куйган, сизмәгәндәй нәфси карашын...

Нәфес кысаларын санламыйча, бәндә - тезгенсез зат, узына,

Гамәл өчен килүен онытып, азып, тыелмышка сузыла.

Адәм-Ата, ялгышлыкка чумып, җәннәтләрдән җиргә куыла,

Шушы чордан - бәндә гамәлендә күп хаталар хасил кылына.

Алар хокук даулый, оныта да җиргә вакытлыча килгәнен,

Вакыт җиткәч җиргә китәчәген, калебенә туплап бар гамен.

Аз булганмы әдәп чиген узып, үзен "Мин - Алла!" дип тоючы?

Тәкәбберлек, башын чуалткачтан, әхлак кыйммәтләрен җуючы?

...Киң бушлыкта тәхет эзләгәннәр фиргәвеннәр, Нәмруд көенә,

Күктәге Гаршене яулыйбыз, дип, баса-баса коллар өемененә...

Нәмруд хыялында туган фикер калган, гөнаһ шомлык, бу җирдә -

Ташка табыну яши, коллык яши, "хуҗа - җаһил" булса, һәр илдә.

Яман гадәт калган: таш сыннарга баш июләр, чәчәк салулар...

...Шушы чордан тарих тәгәрмәче кыек эздән бара, чалулап...

Күккә ашу хыялыннан шиңгәч, Хеопсалар - кергән төрбәгә.

Әйтерсең, тик алар лаек булган тарих битләренә кермәгә!?

Әле һаман Гаршеләргә "һөҗүм" хыялында күпләр котыра:

Күкне яулар өчен хакимдарлар күпме байлык җилгә очыра.

Җир-бишектә күпме аһ-зарлылар, сугыш толлары һәм ятимнәр

Мохтаҗлык хәләтен кичерәләр, ачлы-туклы булып, көн-төннәр...

***

Тарихларга теркәләсе хәлләр - диктаторлар теләге аша,

Кайчак Аллаһ кушып, кайчак иблис коткысына барып тоташа.

Кара диктаторлар күңелендә туган тәкәбберлек фикере -

Буш шапрыну гына икәнлеген тану өчен, мисал иттереп,

Аллаһ хөкеме: гыйбрәт булсын, диеп, төрбә-мавзолейлар салдыра.

Иблисчеләр, "шундагы"ны мактап, сәхифәләр язып калдыра.

"Даһи диктаторлар" төрбәсендә аз ятамы әдәм-шәүләләр,

Киләчәккә гыйбрәт булып калган бәлзәмләнгән, кипкән гәүдәләр?!

Шушы "даһиларга" табынудан - каршылыклар башы күренә.

Галәмнәр хуҗасы Олуг Затка ширек хисе үрчи күңелдә.

Кисәтәсе иде, кешелекнең ялгыш юлдан барган адымын,

Юк итәсе иде, микробларын хөседлек аңкыткан агуның!

4.

Булган чорлар: сызгыручы уклар очырганнар ныклы җәядән.

Утлы уклар илдән-илгә күчеп,зольмәтлек канаты җәелгән.

Читләр җирен яулап, яу чапканны хуплаган соң кайсы күңелләр?

Туган җирен яклаучыга, диеп, лаек һәйкәл куя күп илләр!

Гаршеләрдән иңгән вәхиләрнең гаделлеге - изге кануннар.

Шул канунны үти алганнарның-җирдә җуелмаслыкданы бар.

Пәйгамбәрләр яшәп үткән чорлар - шул канунны яклап көрәшү.

Гадел булган яугир Зөлкарнәйләр,Мөхәммәтнең - акыл - киңәше.

Кануннарны яклап сәхабәләр, хәлифәләр чыккан мәйданга,

Шул канунны яклап фидаиләр кылыч уйнатканнар - файдага!

***

Һуннар Атилласы заманыннан гаделлекме җирдә яуланган?

Җирдә бәхет канат җәйгәнме соң, комсызлыктан чыккан даулардан?

Нинди генә милләт дәүләт корып, дөнья киңлегеннән китмәгән?!.

Алар - хәтерләрдә сакланса да, зур үсешкә килеп җитмәгән.

Тәңерләрен танымаган халык, дучар булып ачы каһһәргә,

Юкка чыккан. Бары хәрәбәләр хәләтендә калган шәһәрләр.

Без хәзер яшәгән киңлекләрдә Кубрат ханның болгар нәселе

Биармнар илен биләүләре - кызгандырмас, димсең, кайсыңны?

Каганатлар булган, зур ханлыклар,кенәзлекләр - хаким сыйныфлар;

Шушы берләшмәләр таркалудан - калган бары ватык-сыныклар.

Заман - көчленеке. Кемнәр өлгер - шулар кабар тәмле калҗаны.

Тарих сәхифәсен актарып бак, ишетәмсең юксыллар зарын?..

...Биармнан калган - Пермь генә, Биләр кайда, кайда суарлар?

Алар - төркем-төркем"йотылганнар", аренага күчкәч болгарлар.

Алтын Урда чорын кара томан пәрдәсенә урап сурәтләү -

"Славяннар илен торгынлыкка этәргән", диюгә сәбәпләү.

Безнең буын тарих сәхифәсен славяннар аша күзаллый.

Шушы шовинистлар тудырган ил, ялганнардан ары узалмый.

Әгәр чынын язса " каләм корты" - ачылачак яман серләре:

Кенәзләрнең ханнар өстәленнән хәерләр соранып йөргәне...

...Язучылар булган: юмарт ханнар "хәерчене" кунак итүен.

Ханнар белмәгән шул ул "кунакның" куенында ташлар йөртүен.

Кыз биргәннәр, урыс кияү кергән Алтын Урда сарайларына.

Әмма, бу ышаныч әверелгән хыянәткә, зарарга гына.

Кайсы чорда, дисең, татарларда кулланышка кергән бу мәкаль:

"Эт симерсә - талар иясен", дип? Хаклык бардыр моны белмәктән.

Моны белмәк - үзе бер тарихтыр. Империяләрнең үсүе -

Күпме милләтләрнең "аждаһа"ның туймас карынына күчүе.

Сатлыкҗаннар һәрчак булып торган. Милләтенә кылып хыянәт,

Угрофиннар славянга "күчкән"...Болганыштан тора бу хәят.

Дине өчен түгел, көне өчен, болгарларның тәре тагуы.

Азмы төрки, кылып шул гамәлне,"ялаганнар" поплар чабуын.

Ике йөзләп милли ыругларның кемнәре бар? Кемнәр тере әле?

Күпмеләре әлкән-сәлкән бара, тарих арбасында, сөйрәлеп.

Күпмеләре юлда адашканнар, табалмыйча юлның такырын.

"Олуг милләт" барысын йота тора, алдап, "бердәмлеккә"чакырып.

Бердәм булу - милләтләр дуслыгын бер табынга җыю чарасы.

Әмма, теләк - дуслар хозурына, мөстәкыйль сукмактан барасы...

Илне "бүленмәслек" итәр өчен талпынмадылармы хакимнар?

Бу омтылыш империяләрне алып бара таркалыр көнгә.

"Бүленмәс", дип корган империя тарих мәйданында күп булган.

Ләкин, алар эчтән таркалганнар, адашуда калып, зур юлдан.

Чынбарлыкта, тарих - тегәл әмәл, җирдә ни булганны язарга.

Ялган яздыручы тираннарга бер көн чик куелыр азарга.

Күпме тиран - тарих чүплегендә......Хаклык күзен булмый алдалап

Яңа тарихчылар теркәр әле чын хакыйкатьне дә, алдарак!

5.

Тарих хәтерлиме бу хәятта зольмиятнең тынып торганын?

Кайсы илдә, кемнәр тыныч кына эшкәртәалган иген кырларын?

Иген иккән, бакча үстергәннәр билләренә тагып кылычны.

Шул язмышка дучар булучылар ничек мул итәлсен тормышны?..

Гаршеләрдән иңгән язмыш түгел, иблис ялчылары котырып,

Ходай бәддогасын искә алмый, азыналар, бәйдән очкынып.

Чорны чуалтырга сәбәп эзләп, иблислеләр чыга мәйданга.

Ничә буын кирәк шул зольмәтне,шушы хатараны җайларга?

Пәйгамбәрләр чоры килми инде камил иман өчен көрәштә.

Җирне сыкратучы золымнардан ничек сыкрамасын йөрәкләр?

Гаршеләрдән иңгән гыйбрәтләрне танымаган буын ишәйде.

Яман афәтләрне аңламыйча, табигатькә сылтап шул шәйне.

Дәрья ташып, сыймый ярларына, утлар ялмый төзек йортларны,

Таулар тетри, вулкан котырына - тирә-якка сибеп утларын.

...Ходай каһһарына юлыкканнар Помпейда әхлактан язганнар.

Алар, Везувейның ут ташкыны, кайнар комы астында калганнар.

Упкын йоткан илләр хәтердәме? Алар тарихыннан ни калган?

Анда бәндә иманыннан язып, азгынлыгы җәзасын алган.

6.

Алтын Урда -империя булган, Евро-Азиядәге киңлектә.

Күпме милләт аны ватан санап, дучар булмаганнар кимлеккә.

Яшәгәннәр, авыл, калаларны ишәйткәннәр, утрак тормышта.

Ханнар хакимлеге түзем булган күп милләтләр яшәп торышка.

Бер хокукта булган болгар, урыс, чуваш, мукшы, казах, үзбәкләр.

Комсыз карынына "йотмаганнар", идарә булса да үзәктән.

Ханнар идарәсе - җайлылыктан, гаделлектән тапкан бәрәкәт.

Урыс кенәзләре ил корганнар, таркаулыктан сизеп һәлакәт.

Алтын Урда ханы сараенда "чүпрәләнгән" азгын кенәзләр -

Хан читеген ялап, " бөек"леккә ирешкәннәр, куштан-көязләр...

Ызгыш-талашларны кичә-кичә, тупланганнар Мәскәү-үзәккә.

Ханнар хәзинәсе кызыктыргач, яман хөседлеккә күз аткан.

Нәфесләре чик-чаманы узып, бай Урданы эчтән таркаткан.

Шушы чордан башлап - яу чабудан, баскынлыктан үзенә тәм тапкан.

"Эт симерсә талый иясен", дип,тикмәгәме халык фикерли?

Яман этне бәйдән очкындырсаң - хуҗасына зарар китерер.

***

Без өйрәнгән тарих - шул Урданы кыргый, ерткыч итеп сурәтләп,

Кыска хәбәр белән бәян иткән, ялганнарга урап "бизәкләп".

Имеш, шулар булган урыс илен золымлыкта тотып, рәнҗеткән...

Хәзер, чынлык ачык: ул бу илне оештыру өчен көч керткән!

Озын бер чор, ничә гасыр булган вакыт аралыгын "югалтып",

Кара тапка манып, тарихчылар, ай-һай, тырышканнар, ден сатып...

Әле һаман шушы кара тапны яктыртудан каны калтырап,

Чорны каралыкта бизәклиләр,чынбарлык торса да ялтырап.

7.

"Карамәзин"* язган озын тарих кем тегермәненә су коя?

Билгеледер, ташка басылган сүз - күңелләргә кереп, уела.

Шул тарихны укып үскән буын кем тегермәненә су коя?

Заман - көчленеке. Тирәсенә үз җырын җырларга хор җыя.

Кушылмадык мәллә гомум хорга, "хөр мәмләкәт, диеп, Русия?"

Хорда ят авазны өнәмиләр, анда бары бердәмлелек сыя.

Бердәм һәм бүленмәс Ватан, диеп, язылгандыр аның нотасы.

Шушы хорда аваз салыйм, дисәң, тавышыңны тигез тотасы!

Тамырында болгар каны аккан Иоан язган нота искерми.

Агарса да, кызарса да төсе,ул аһәңгә бүтән моң керми.

Тәре сурәтенә асылдырып, Гайсә пәйгамбрнең җәсәден

Җәеп салып, "аминь"авазында яшереп, золымлык кәсебен,

Рәхимсезлек, явызлыгы белән канга сусап калган ерткычтай,

Мәкерлек байрагы ышыгында "христос"лар шулай чыныккан.

Бу әһелләр шул байракны үбеп, тупланышып шуның астына,

Империя төзү хыялында, хөседлеккә нәфесе ачыла...

***

Мин, диннәргә каршы сүз әйтергә теләп түгел, һәр дин хокукта.

Үз гыйбадәтендә гамәл кылып яшәсәләр - һичбер сүз юк та!

Кирәк түгел берәр динне яклап Варфоломей* төнен кабатлау.

Һәркем үзе рухын пакъландырсын, истәп Тәңереннән зур яклау.

Һәр халык та үзе карар кылсын - кайсы дин хисенә керүне;

Бу гадел фал! Һәркем яклый алсын үз Илаһын өстен күрүне.

Башка милләт рухын рәнҗетүдән, динне көчләп тагу гадәтен

Кулланудан - үсә ризасызлык ," вак" милләтнең "сүнү" халәте.

8.

Тарихны тик укып кына була, үткәннәргә булмый борылып.

Галәм киңәюдән алгарышлар яулыймы соң гадел урынын?..

Милли инкиразны алдан сизеп, чаң сукмадылармы бөекләр?

Бу инкираз шакый ишекләрне, ишәйгәч Шаһгали кебекләр.

Йөрәге аша татар каны аккан сатлыкларның гамәл кылышы -

Раслыймы соң халык хозурында "бар, дип, җирдә хаклык кылычы"?

Милли рухын, ана телен яклап сүз әйтүче милли җанлылар -

Һәр милләтне тигез, тиң күрсәләр - җан тынычлыгында калырлар.

Һәр милләт тә - Аллаһ бәндәседер, тугры булмаса да канунга;

Яшәү мәйданында бер хокукта, дуслык хисе булса җанында.

Кануннарны җирдә язучылар -шовинистик рухка тугрылар .

Шуңа да, шул, илдә гаделсезлек баткагына төшеп тулдылар.

Ялган кармагына эләгүче халәтендә калып, татарлар,

Тарихта хаклы урын алды, дисәк - терәлеп калырбыз хатага.

Татар-монгол чоры сөяк булып "кадалганга" тарих күзенә -

Болгарны да "татар" итеп санап,кемнәр дан даулыйлар үзенә?.

"Милләтчеләр", дигән тамга салып, эзәрлекләнеп, дан каралтып,

Азмы югалганнар - хөрлек өчен көрәш юлларында, җан атып?

Һади Максудилар, Солтангали, Исхакийлар ачкан хаклыкны,

Атласины - кемнәр яклап чыкты? Фидакарьмы алар, сатлыкмы?

Уртак үлчәү белән бәялиләр сугышларда әсир калганны.

Өсләренә кара тап яктылар, канун санап нахак, ялганны.

Әсирләрсез сугыш була микән? Була калса, бу хәл кай җирдә?..

Кызыл йолдыз йөрткән мәхбүсләрнең язмышы кызганыч бу илдә.

Әсирлеккә бичаралар төшә, тик бик азы гына сатыла.

Ә бу илдә, алар, илгә кайткач - тынчу лагерьларга озатыла.

Аңламыйча, фидакарьлар җанын, сыкратмадылармы рухларын

Җәлилләрнең, Алиш, Мөҗәйләрнең,...Миллионнарча гаебе юкларның?

..."Ил өчен!", дип, түккән кайнар канның кызыл төсен йөрткән байракта

Һәрчак балкыдымы хаклык нуры, җылы иңдердеме йөрәккә?

9.

Мин - милләтче сыйфатына кереп, кер эзләмим үткән тарихтан.

Тик, гаделлек - һәркем өчен тансык, җаннар шул халәткә зарыккан!

Кара гамәлләрне аклап язган тарихчылар азмы бу илдә?..

Алар - түрәләрнең "курчаклары", ялган тутыралар күңелгә.

Күрсәтегез әле, кай мәйданда Олуг Канун тегәл үтәлә?

Шовинистлар моңа киртә корып, дошман эзләп, кылыч күтәрә.

Ул шовинист өстен кырсаң - аста болгар каны ага, ялтырап...

Хәзер шулар буыны көч туплады, яши хакимнардан фарт сорап...

Алар - үз җанына рәхәт истәп, мөшрик булып динен сатканнар,

Никрутлыктан, лашман изасыннан качабыз, дип, тәре такканнар.

Шовинист түрәләр - хәрәмләшеп, яшәү мәйданнарын үстереп,

Яу чапканнар, вак милләтне талап; буйсынмаса - киткән үтереп.

Шулар - Олуг милләт оештырган, шуны данлап тарих язылган.

Ата - улын, туган - туганнарын дошман күреп, хәтсез азынган.

Татар халкын төрки туганына кылыч күтәрергә өстәреп

Үткән чорлар"данын" яза тарих, мактый-мактый, күккә күтәреп.

Басып алу явын "гаделлек", дип, "бәхет китерүче гамәл ", дип,

Язу әмерен биргән тәхет әһелен тарих мәдхиягә күмгән бит..

Тәхет әһелләре әмере белән яздырылган тарих чын мәллә?

Шул тарихны укып үскән буын хаклыктән хәбәрсез, һәрхәлдә.

Халыкларның милләт атамасын кушаматлар аша билгеләп,

Тарихчылар хата иҗат иткән. Әле һаман аңга килмиләр.

"Татар" - татармы соң, йә болгармы?"Москаль» дигәннәрме урысны?

Москаль - карынына күп милләтне йотып алу өчен тырышты...

Дөнья буйлап сибелүче татар - шартлы исем белән атала.

Татар - күчемсәктер, бармы җирдә алар яшәмәгән ил, кала?

Әмма, хаклык бардыр шовинистның, "Гололобый татар" сүзендә.

(Бердәм булса - дөнья дилбегәсен тоткан булыр иде үзендә...)

Бердәмлеккә ирешмәсә ирләр ил эчендә низаг булганда -

Хакимлекнең таза дилбегәсе шиксез, күчә азгын кулларга.

Казан, Әстерханда, Себерләрдә, Кырымдагы ханнар ни бүлгән?

Төрки телле ханнар таркаулыгы - үз дәүләтен үзе җимергән.

Иван ялчылары - сатлык татар, хөседлеген саклап тәхеткә,

Казан патшалыгы нигезенә юл ачтымы хөрлек, бәхеткә?

Шаһгалилык канга сеңеп яши милләтенә хилаф җаннарда.

Раван булган сатлык җанын саклап, әзер... хуҗа "артын" яларга.

***

Күпме төрки-болгар каны аккан Рәсәй-империя җирендә?

Әҗеренә, ул шовинист затлар уйладымы хөрлек бирергә?

Рәсәй җирен кара болыт басса - татар чыкты аны куарга.

Тик җиңүче әҗерен бүтән алды. Гаделлек пәрдәсе буяла...

Париж урамында тальян тартып, "Әпипәле", татар батыры,

Рәсәенә кайткач мул табында, бал каптымы, кашык батырып?

Берлиндагы фашист оясының иң түбәсе булган рейхстаг -

Тезен чүкте, татар егетенең итеге астында, бик оста..

Байрак элгән татар солдатының, байрак сабын урап бәйләгән

Сөйгән кызы биргән кульяулыгы - канлы чүпрәккә әйләнгән...

Ул чүпрәккә урыс Егоров һәм грузин Кантария күз салып,

Итек тузаннарын сертмәдеме, үзләренә ялган дан алып?..

10.

...Күпләр - адашканнар, куркынганнар,баш өстендә тоеп "сикир"*не,

Тынчу лагерь шулпасын чөмереп, кемгә кылыр алар шөкерне?

Шөкерләре бары Бер Аллага! Әле исәннәр бит, иншаллаһ!

Ни дисәң дә, җирдә оныкларга "Татарстан" дигән ил кала!

Аллаһ яңгыр бирә - ашлык мулдан, җир нигъмәте - Аның бүләге.

Җиребез бай, әгәр тыныч кына ала алсак җанга кирәген.

Рәхмәт ирешсен, дип, иген иксәк, төзек булса матур калалар -

Бабалары хезмәтенә карап, куанычта яшәр балалар!

11.

Җир бәләкәй Галәм кочагында, ләкин, могҗизалы киңлектә!

Ул бик күп матдәләр сыйдырала, бирешмәсәң "нәфси иреккә".

Һәр ягыннан аны Кояш коча, Ай, йолдызлар сөеп, соклана.

Матур фасылларда өсләрендә нурлар уйный иртән чыкларда.

Күңел иркен булса - мәйданнар киң, калебеңне камил итәлсәң,

Яшәү чорын, Ходай рәхмәтендә, афәт эзләмичә үтәлсәң.

Мәйданнар киң сабыр җаннар өчен, тауга карап борын чөймәсәң.

Тәкәбберлек сырхавына чумып, хөседлек утында көймәсәң.

Илбашларың асыл заттан булса, калебендә иман сакласа -

Җир мәйданы - кунак табыны ул, бер-беренең кадерен аңласаң.

Җир мәйданы - нигъмәт сандыгыдай, һәркем өчен анда өлеш бар.

Шул өлешне тигез бүлә алсаң - беркем өчен булмас хәсрәт-зар.

Фани җирдә Адәм балалары, ак тәнлеме, кара, сарымы -

Һәркайсында энҗе тешләр балкый, Һава -Анабызның чалымы!

Һәркайсының күзе нурлы булыр, кояш нурын таный белсәләр.

Куеннарга авыр таш салмыйча күршегә кунакка керсәләр.

12.

Тарих хәтерлиме тыныч чорны, теркәлгәнме матур чаралар?

...Юк шул... Әле һаман илләр илгә афәт китерергә чабалар...

Кан коела җирдә, җаннар шиңә, яшь гомерләр иртә эзелә.

Мондый шартта яшәп, нинди үрнәк, ни матурлык күренер күзеңә?

Асыл гамәлләр дә сәхифәдә теркәлмичә калмас, билгеле.

Киләчәк буыннар гыйбрәтләнеп, үрнәк итәр, матур элгене.

Яхшылыкның җирдә ятмаганын тормыш раслап тора, һәрдаим.

Чөнки аның шулай икәнлеген кануннарда раслый Ходаем.

Матурлык күрергә тырышканга - бар ул! Җирдә эшчән гавамның

Фидакарь хезмәте калдырадыр хаятның мул, матур дәвамын.

Ташчы төзи яңа калаларны гасырларга үрнәк булсын, дип,

Килер буын - җан рәхәтлегендә кайгы-сагыш күрми, торсын дип.

***

Тарих - гамәлләрне теркәүче, елъязмачы узган чорларның.

Халык һәрчак җанда саклый көен тынычлыкны мактап җырлауның.

Туплар тынган араларда, гавам җырлап юанадыр, бичара.

Җыр - мәңгелек булып кала бирә, күңел юатырдай бер чара.

Тарихларга теркәләсе тынлык, тынычлыкны яулап булырмы?

Моны раслау мөмкин - җайга салсаң канун аша барыр юлыңны.

Иманлылар килсә илбаш булып, Иблис зольмәтеннән котылып,

Җирдә гадел яшәү җайланачак, Гарше канунына тотынып.

"Патриотлык" дигән гүзәл тойгы юкка чыкса халык күңеленнән -

Ватаныңа мәхәббәтне тою нуры качар калеб күгеннән.

Ватаныңны сөю - ана сөте аша керә. Күңел көйләнсә,

Рухи әдәп тәрбиясе иңәр - калебеңне әхлак биләсә.

12.

Һәркем ирекледер, кайсы юлны сайлавында яшәү чорында.

Дөнья иркен, күңел камил булса - мөмкин рәхәт тормыш корырга.

Камиллекнең юлы тик бер генә - танып, гаделлекләр канунын,

Әхлак нигъмәтенә куаналсаң, шушы булыр гыйззәт табуың.

Ә дәвамы гүзәл табышыңның - намус белән хезмәт итүең!

Хезмәт - бар мәгънәсе яшәвеңнең,ихтирамлы тормыш көтүнең.

Кылыч айкап бәхет яуланамы? Бу - баскынлык, талау чит малны.

Бу гамәлдән - таланучыларга нужа килә"кара чикмәнле"...

Хәзер атом чоры, нитроннары - тәмуглардан чыккан ут ялкын.

Шушы "дәҗҗал" белән куркыталар тынычлыкны сөйгән җир халкын.

Әгәр шул "дәҗҗал"ны уятсалар - күчәреннән кубар җир шары.

Шушы булыр җирдә ахырзаман - шаулы хәрәкәтнең туктавы.

"Җир", дип, "мал", дип акылыннан язган комсыз - үз башына җилкенә.

Шушы комсызлыгы әҗеренә - нокта куелыр тарих битенә...

13.

Хакимдарларыннан уңган илләр тудыралар гадел тарихны.

Үткән матурлыклар үрнәгендә тәэмин итеп алга барышны.

Тарих үрнәгендә, алгарышлар - хезмәт сөйгән илгә хас гамәл.

"Халкым өчен булсын" дигәннәрнең, кылган гамәлләре бик җәмал*.

Бәхет - аяк аста, киң басуда, алтын башакларның шавында,

Җимеш бакчалары үскән якта - шатлык иңә күзләр явына.

Төзек юллар, матур ташпулатлар калкып чыкса - бәхет шулдыр ул!

Җир нигъмәтен тигез бүлә-бүлә, илләр-ара дуслык булдыру.

Үткән тарихыбыз "чуарлыктан" күз камашыр мәлдә язылган.

Тусын иде гадел тарихчылар, туктап калып рухи азудан.

Кешеләрнең хыяллары чиксез: әкияттәге саламторхандай,

Кинәт кенә хан буласы килә, диюләрне җиңеп чыккачтан...

Хыял белән өмет һәрчакта да ашырыла алмый чынлыкка.

Тарих - хыялларны теркәп бармый, ул чынбарлык белән чыныккан.

Дөнья тарихында зур хыяллар коручылар нәрсә алдылар?

Европа өстендә "шәүлә йөрде", шул шәүләдән ниләр калдылар?

"Кояш калалары" төзеп булса - тарих теркәр иде бу хәлне.

...Халык өчен рәхәт булдыруны - каралык урыйдыр һәр мәлне.

Акны гына каралтуы җиңел, каралыкны юуу - көч сорый.

Каралтмаска иде ил тарихын, афәт килмәсен дип, котырып!

***

Килер буыннарга ни әйтәсе? Нинди үрнәк калыр бу чордан.

Әй, күрәсе иде гаделлекнең нур-балкышын шушы гасырда!

Күрербезме? Әллә тарихчылар яңа чорны язган чагында,

Бүгенге халәткә гаҗәпләнеп, сүз тапмасмы гыйбрәт алырга?

Хаклык эзләп чыккан көрәшчеләр - җуелмасын тарих күзеннән,

Өметләргә нокта куелмасын, гыйбрәт иңсен алар сүзеннән.

Хезмәт сөйгән фидакярьләр өчен вәкаләтләр тыйнак бу илдә:

Җирдә булган гадел кануннарга ихтирамны саклу күңелдә.

Ходай биргән акыл вә сәләтне, үстерергә теләп, омтылып,

Аны илгә хезмәт иттерүдер, намус тезгененә тотынып.

Гадел кануннарга мөкиббәннең, каршылыклар тумас күңелендә.

Алгарышлар булса - җан шатланып, куанычлар белән күмелә.

Без, шаһиты булып, күрдек илнең үрдән -үргә кыю атлавын,

"Булсынга" дип, тырышучыларның канәгатьле көлгән чакларын.

Хезмәтенең тоеп әҗерләрен, канатланды хезмәт кешесе.

Тынычлыкта, намус хисен тоеп килде эшлисе дә эшлисе!

Әмма, хәзерге чор шаукым белән, пыран-заран итте теләкне?

Ризасызлык - авыр таш баскандай, әрнүләргә сала йөрәкне.

Бер карашка - илдә муллык ташый, чатлар саен сәүдә ноктасы.

Алма төшсә - урын таба алмас...Җаның теләгәннең юк кайсы?

Манзара кылсагыз, базарларда - өем-өем өйгән, барысы.

Бу муллыкка биһуш буласы бар!Ни кирәк соң моннан арысы?

(Ләкин кыргый базар котырына,бәйдән качкан тауар хаклары.

Юксыллар - сагына бер тиенгә бер кап шырпы алган чакларны...

Музейдагы кебек, сокланышып, тауар бәяләрен багалар.

Кесә такырлыгын истә тотып, гаҗәпләнеп, тиз-тиз, таялар.)

Базар булгач - тауар әйләнештә. Кайдан килгән шундый зур байлык?

Янәсе, түрәләр тудырганнар сатучылар өчен уңайлык...

"Урын өчен" ясагыңны түләп, сәүдә итеп яшә, җай гына.

(Алу - сату кануннары, дисәң - гавам өчен түгел файдага...)

"Алтыга алып - бишкә сату", дигән, эшмәкәрлек - юктыр гамәлдә.

Бу - канунга сыймас. Базар яши алдау - алданулы әмәлдә.

Алучыдан күбрәк - сатучысы, хәрам булыр дими, тырыша.

Күзне буып, мактап үз тауарын, остарганнар хәйлә корышка.

Базар үсешенчә тормыш корып, көн күрмәкне җайлап табышка,

Алып- сатар - базар оештыра, гамәлләрен сылтап язмышка.

Кайнар тирен түгеп тапкан түгел - чит илләрдән ташый "барахло",

Буддист - мөселманга тәлпәк чигә, имансызлар ташый аракы...

" Үзең җитештерү" дигән сүзне онытып та бугай, барабыз...

...Шулай, ялкаулыкка чыга-чыга, әллә әхлаксыз да калабыз?

Тарих - үз бәясен бирер әле, шушы кыргый базар хакында.

Халык күңеленә шом салган хәл, күп чак низагларга чакыра...

14.

Хакимдарлар, сезгә бирик әле, илне гаҗизләткән сорауны.

Әмма, беләм, сезнең "тире калын", җавабыгыз булыр ураулы...

(...Сүзгә остардылар илбашлары. Вәгъдә канунына баш орса -

Без торган ил - җәннәт булыр иде, әйткән сүзен чынга ашырса.)

Хезмәтчәннәр уйлап тапкан түгел, тик сез уйлап тапкан "торгынлык"

Пәрәвезен сүтү форсатыннан, нигә илне басты сорылык?..

Халык гаме - игътибарда түгел, ил болгана ялган канунда,

Хосусыйлык белән "агулану" - дәрте яши синең аңыңда.

***

Бүрселделәр азгын миллиардирлар, билгеле бит, кайдан ул комсыз?

Шулай була, дилбегәсен җуйса хакимият - илнең "тоткасы"...

Эшсез калган хезмәт кешеләрен хәтсез "оброк" белән "уратып"

Яшәгән ил кайда барып чыгар, хаклыкның абруен югалтып?

Салым, штраф - дәүләт "кеременә" табыш чыганагы ролендә.

Әллә нинди "ясак", талый торган кануннар уйлаудыр күңелеңдә.

Бар илләрнең иңе-буйларында яшәү шарты эзләп мөһәҗир -

Базар әһелләре сыйфатында, яулап алу өчен эзли җир.

Кай почмакның кыргый базарында хуҗа түгел чит вә килемшәк?

Алар "ышыгында" - эшсез калган үз халкыбыз - дучар "сүнешкә".

Салалардан күчкән Гөлнисалар, Нурлыбикә ише сылулар -

Калаларга килеп, ризалаша килемшәкләр колы булуга.

Ватанында яклау табалмаган гали җаннар илдән качалар...

... И, хакимнәр, кайчан халык өчен гаделлек ишеге ачылыр?

...Тарихчылар ни дип языр икән, бәйдән очкынган бу заманны?

Мактау өчен әгәр каләм тотса - Гарше кичерерме аларны?

Җирнең биек ноктасына басып, кычкырыйм, хакимдар ирләргә:

"Җаһилланып, нәфес колы булып, бәла китермәгез илләргә!"

_____________________________________________

*Китаплар - бу уңайдан Аллаһы Тәгаләнең илче фәрештәсе - Җәбраил аша җирдәге пәйгамбәрләргә ирештерелгән "Зәбур","Тәүрат","Инҗил"һәм"Коръән" китаплары күздә тотыла.

*"Карамәзин"- сүз, Русия тарихын язучы, шәҗәрәсе төрки телле нәселгә тоташкан Н.М.Карамзин турында бара.

*Варфоломей төне - 1572 елда Парижда католиклар 30 меңләп кешене сәбәпсез җәберләп үтерүгә бәйләнешле вакыйгага ишарә.

*Сикир- палач балтасы мәгънәсендә.

*Җәмал - гүзәл, күркәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап