Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Якташ шагыйрь Зәки Нури район премиясе тапшырылды

Районда Мәдәният елын йомгаклау Гала-концертының күркәм бер өлешен якташ шагыйребез Зәки Нуриның премиясен тапшыру алып торды.

Әлеге премия районда 1998 елдан бирле талантлары белән аерымланучыларга, аеруча Зәки Нуриның иҗат эшчәнлеген пропагандалау юнәлешендә зур өлеш керткән шәхесләргә бирү каралган. Бүгенге көндә аның иясе булып район буенча 30 дан артык иҗади эшлекле кешеләрбез тора. Агымдагы елда әлеге премия:

Реклама

Яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләүдәге, Зәки Нури иҗатын пропагандалаудагы зур өлеше өчен: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Җәүһәрия Якуповага, Кече Чынлы урта мәктәбе-директоры Тәскирә Ибраһимовага, гомум белем бирү учредениеләре укучылары арасында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Регина Мөхетдиновага-татар язучыларының иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре өчен проза жанрында һәм Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы Айзилә Мистяковага-шул уку эшчәлектәге поэзия жанры өчен тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь Зәки Нури район премиясе