Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Төзүче дә, шагыйрь дә-якташыбызының яңа китабы дөнья күрде

Кулымда хөрмәтле авылдашым Азат абый Мөхәрәм улы Вахитовның яңа гына басылып чыккан икенче китабы. "Дөньялыкта үзем сунарчы"-дип исемләнгән бу китапта шагыйрьнең соңгы араларда язылган фәлсәфи фикерләр һәм романтик хисләр белән сугарылган шигырьләре, баллада һәм нәсерләре урын алган.

Әлбәттә,китапның редакторы булган авылдашым Гөлнур Кәбирҗан кызының кереш өлешендә язылган сүзләрен кабатларга җыенмыйм,ә бары китапны бер тында укып чыккач туган фикер- тәкъдимнәрем белән уртаклашасым килде.

Азат Мөхәрәм улы бар гомерен авыр һәм җаваплы хезмәткә багышлый.Әйтергә кирәк ,әдәбияттан күпкә ерак торган һөнәр иясенең шундый югары зәвык белән, бары тик үзенә генә хас җиңеллек, кеше күңеленең матур бизәкләрен күреп,кирәк урында юморны оста куллана ,файдалана белеп язуы мине шаккатырды.Әйтергә теләгән фикерен үтемле сүзләр белән җиткерә алуы профессиональ язучыларга гына хас алым булуын әйтмичә булдыра алмыйм.Бу урында авылдашым белән горурлануымны,аның иҗатына карата булган соклануымны яшермим.

Төп һөнәреннән буш вакыты арта калгач,иҗат эшенә чумып, тирән мәгънәле фәлсәфи һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләре,дөньяви проблемаларны күтәргән проза әсәрләре белән безне ,укучыларын, даими шатландырып торыр дигән теләктә калам. Сүземне йомгаклап:"Афәрин авылдашым,афәрин Азат абый!-дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап