Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Татар телем – күңел гөлем

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе старт алды.

Акциянең тәүге адымы буларак, халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем-назлы гөлем" дип исемләнгән кичә булып үтте. Кичәдә беренче сыйныф укучылары туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Икенче өлешендә исә, туган телен, туган авылын чиксез яраткан авылдашыбыз, "Стройсервис" җәмгыятенең генераль директоры Азат Вахитовның "Гомерем агышлары" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү булды. Китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре урын алган. Укучылар авторның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып кына калмадылар, берничә шигырен анализлап, автор белән фикерләренең туры килүенә инандылар. Кичә барышында Азат Вахитовның тормыш юлы, иҗаты яктыртылган презентация күрсәтелде.

Реклама

Бәйрәм кичәсен тел укытучысы Гөлинә Нәсыйбуллина әзерләде һәм алып барды. Ул авторга төрле кызыклы сораулар биреп, кайбер шигырьләрнең язылу тарихына ачыклык кертте. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X